1 мартка салымнар буенча бурыч 12 879,1 млн. сум тәшкил иткән

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2026 елның 1 мартына салымнар буенча бурыч 12 879,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 189,7 млн.сумга яки 10% ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда төп үсеш түбәндәге салымнар буенча булган:

- табышка салым 504,5 млн. сумга (яисә 11%ка);

- физик затлар кеременә салым 324,9 млн. сумга (яисә 10%ка);

- гадиләштерелгән салым салу системасы 206,3 млн. сумга (яисә 41%ка);

- АУСН 56,7 млн. сумга;

- физик затлардан җир салымы 31,3 млн. сумга (яисә 18%ка);

- салым салуның патент системасы 27,5 млн. сумга (яисә 65%ка);

- физик затлар милкенә салым 21,2 млн. сумга (яисә 6%ка);

- файдалы казылмалар чыгаруга салым 9,3 млн. сумга;

- бердәм авыл хуҗалыгы салымы 1,5 млн. сумга (яисә 73%ка);

- туристик салым 1,2 млн. сумга.

Шулай ук акцизлар буенча бурыч 250,5 млн. сумга арткан.

 «Узган ел белән чагыштырганда 15 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә үсеш күзәтелде», - дип билгеләп үтте киңәшмә барышында Алла Анфимова.

Шулай ук киңәшмәдә аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре дә каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International