Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 8,4 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
субсидияләр – 4,2 млрд сум,
субвенцияләр – 3,0 млрд сум,
башка бюджетара трансфертлар – 1,2 млрд сум,
федераль фондлардан кергән чаралар – 5,1 млн сум.
Кергән федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми күләме 93,2 млрд сум тәшкил итә.