«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 2026 елда сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 751,2 млн. сум күләмендә чаралар каралган, шулардан 548,4 млн.сум федераль бюджеттан һәм 202,8 млн. сум республика бюджетыннан юнәлтеләчәк.
Әлеге чаралар кысаларында авыл җирлегендә, эшчеләр поселокларында, шәһәр тибындагы поселокларда һәм халык саны 100 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмалары биналарына һәм аларның аерым структур бүлекчәләренә капиталь ремонт ясалачак, шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 100 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрдә урнашкан беренчел медикосанитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларына җиһазлар сатып алыначак.