Федераль һава транспорты агентлыгы боерыгы белән 2026 елда субсидияләнә торган төбәк һава транспорты маршрутлары исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән региональ һава транспортында очу мөмкинлеген булдыру максатларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен һава транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.
2026 елда Россия Федерациясе шәһәрләренә, Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләреннән очып китеп, 40 маршрут буенча башкарыла торган һава транспортында очу мөмкинлеге субсидияләнә.
Күрсәтелгән максатларга 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында 778,0 млн. сум күләмендә чаралар каралган.