Наркотиклаштыруны профилактикалау чараларының нәтиҗәлелеген тәэмин итү һәм рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына финанс ярдәме бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Әлеге ярдәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендә социаль проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау өчен субсидияләр бирүгә юнәлдереләчәк.
Әлеге максатларга бүлеп бирелгән чараларның гомуми күләме 6 758,29 мең сум тәшкил итә.