Урман тармагына белгечләр җәлеп итү һәм аларны шул эштә саклап калу өчен шартлар тудыру турында

2026 елның 4 августы, сишәмбе

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында урман тармагына белгечләр җәлеп итү һәм аларны шул эштә саклап калу өчен шартлар тудыруга 6 млн.сум күләмендә чаралар каралган.

 Әлеге чараларны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә эшкә кергән, шулай ук һөнәри белем бирү оешмасын яисә югары белем бирү оешмасын тәмамлаган урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме күрсәтү өчен 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләргә юнәлтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International