2026 елга «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга 142 574,7 мең сум каралган

2026 елның 11 сентябре, җомга

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 142 574,7 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән 104 079, 5 мең сум федераль бюджеттан субсидияләр тәшкил итә, ә 38 495,2 мең сумы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән юнәлтеләчәк.

Күрсәтелгән чаралар исәбеннән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International