Рөстәм Миңнеханов: "Нормалар иҗат итү эшчәнлеге профессионализмга нигезләнергә тиеш"

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика законнар һәм нормалар иҗат итү базасын булдыруда һәм камилләштерүдә зур һәм әһәмиятле эш башкара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясап, шундый фикер әйтте.

2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары турындагы нотык белән министр Л.Ю. Глухова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык закон проекты эшен тулы күләмдә үтәгән, Республика Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган законнар саны ел саен кабул итәргә планлаштырылган законнар саныннан артып китә. Шул урман кишәрлекләре вакытта планнан тыш кабул ителә торган законнар саны да кими бара. 2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан кергән планнан тыш закон проектлары саны 49га җитте, әмма аларны планнан тыш кертү өчен объектив сәбәпләр булган.

Лариса Глухова хәбәр иткәнчә, ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасында закон актларының хокукый кулланылышына мониторинг уздыра, СССР һәм РСФСР хокукый актларын яисә аларның кайбер нигезләмәләрен Россия Федерациясе законнарына инкорпорацияләү яисә шушы актларның гамәлдә булмавын тану эше дәвам итә.

Республика Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларда коррупциоген факторлар булуга анализ ясый. 2013 елда мондый факторлар 15 республика актлары проектларында ачыкланган, былтыр ул 17 булган.

2002 елдан башлап Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының банкын алып бара. 2013 елда банкка 1228 норматив хокукый акт кертелгән.

2013 елда Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан республика башкарма хакимияте органнарының 426 норматив хокукый акты теркәлгән. Актларның яртысы диярлек Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетыннан – 195.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2013 елда pravo.tatarstan.ru хокукый мәгълүматның рәсми сайтын булдыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү эше алып барылган. Бу сайт Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгару урыны булып тора, шуннан соң актлар үз көченә кергән санала. 2014 елның 1 гыйнварына сайтта татар һәм рус телләрендә 254 акта акт тексты урнаштырылган.

Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча алар белән хезмәттәшлек итә, җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерү эшен алып бара. Лариса Глухова билгеләп үткәнчә, ярдәмнең нәтиҗәле төре, аерым алганда, министрлык хезмәткәрләре тарафыннан җирле үзидарә органнары өчен семинарлар уздыру. Шулай ук Юстиция министрлыгы муниципаль берәмлекләргә аларның мәнфәгатьләрен судта яклауда ярдәм күрсәтә. 2013 елда Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җир кишәрлекләренең кадастр хакын билгеләү турында 271 эш буенча 800дән артык суд утырышында катнашкан. Нәтиҗәдә дәгъвачылар 2,68 млрд. сумлык хакны билгеләү турында мөрәҗәгать итеп, судлар 5,42 млрд сумлык җир кишәрлекләре хакын бәяләгән.

Лариса Глухова министрлыкның муниципалитетларны суд утырышларында якларга әзер булуын хәбәр итте һәм җирле үзидарә органнарын министрлыкка мөрәҗәгать итәргә өндәде.

ТР Минюсты башлыгы ассызыклаганча, министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – җәмәгать судьялары. 2013 елда җәмәгать судьялары өчен биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясауга 36,7 млн сум бүлеп бирелгән.

2014 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Лариса Глухова хәбәр иткәнчә, ТР Юстиция министрлыгының төп бурычы – законнар чыгару эшчәнлегенең сыйфатын арттыру.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшен камилләштерү тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиягә нәтиҗә ясап, Юстиция министрлыгының эшчәнлегенә тиешенчә бәя бирелмәгәнен билгеләп үтте. "Безнең күп проблемаларыбыз закон һәм норматив актларның уйланып җитекерелмәгәнлеге һәм соңга калып чыгуы аркасында була. Норматив эшчәнлек профессионаллыкка, экспертларны чакырып башкаруга нигезләнергә тиеш, - дип саны Р.Миңнеханов. – Республикада закон чыгару эше төзелгән, әмма аны системалаштырырга, нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк”.

Рөстәм Миңнеханов Юстиция министрлыгының гражданнарның юридик яктан белемен арттыру һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлегененең әһәмиятен ассызыклады.

"Хокукый тәрбия, гражданнарның үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен белүләре әлегә түбән дәрәҗәдә. Шуңа күрә белем арттыруга башка структураларны да җәлеп итәргә, бигрәк тә квалификацияле юристларны табуы авыр булган авыл җирендә, эффектив система булдырырга кирәк", - дип ышанып әйтте республика Президенты.

Ул билгеләнгән көннәрдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен юристларның гражданнарны читтәп торып кабул итүне оештырырга кирәклеген тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International