Рөстәм Миңнеханов: "Гомумән 2013 елда мәдәният тармагы уңышлы эшләде"

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

“Мәдәният һәм сәнгать безнең тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм арттыру юнәлешендәге эшчәнлегебезнең дәрәҗәсен күрсәтә. Икътисади һәм рухи үсеш өлкәсендәге проблемалар арта барган чорда, бүгенге җәмгыятьтә мәдәниятнең әһәмияте аеруча арта. Монда мәдәният сүзенә зур мәгънә салырга кирәк: кешеләр арасында мөнәсәбәтләр культурасы, хокук һәм сәясәт өлкәсендәгесен дә карарга кирәк. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш”, - дип, агымдагы елның Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Бу елның әлеге тармакта эшләүчеләр алдында мөһим бурычлар куюын билдерде. Татарстан Республикасының 2014-2020 елларга исәпләнгән мәдәниятне үстерү буенча Дәүләт программасын кабул итүләрен җиткерде.
“Мәдәният – имидж сәясәтенең мөһим бер элементы. Дөньяда безне мәдәният үсеше дәрәҗәсе буенча таныйлар һәм бәялиләр. Казанда узган Универсиада мәдәниятнең потенциалы зур икәнлеген һәм социаль яктан зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте”, - дип белдерде Президент, бөтендөнья спорт уеннарында катнашучыларның Татарстандагы мәдәниятнең күптөрле булуын күрүен әйтеп. Һәм бу эш белән мәшгуль булучыларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

ТР Президенты ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан Казанның 2014 елда төрки дөнья башкаласы итеп сайлап алынуы республика ирешкән казанышларның халыкара күләмдә танылуы нәтиҗәсендә булуын, моның, иң беренче чиратта, ТР Мәдәният министрлыгына зур җаваплылык өстәвен билгеләп үтте. Аның кысаларындагы чараларның тиешле дәрәҗәдә узына ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп, агымдагы елга бурычлар һәм хәл ителәсе мәсьәләләрне тәгаенләде, тармакның бүгенге заман таләпләренә туры килергә, үсеш кичерергә тиешлеген ассызыклады.

ТР Президенты сүзне хезмәт хакыннан башлады. Аның сүзләренә караганда, әлеге тармак хезмәткәрләренең эш хакын республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү бурычы тора. Әмма бу, үз чиратында, аларга җаваплылык та өсти, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуны, әзерлекле кадрлар белән тәэмин итүне таләп итә, шул исәптән авыл җирлегендә дә. Мәдәни мирас объектларын комплекслы реставрацияләү мәсьәләсенә тукталып, ул бу эшләрнең “Мирас” республика программасы кысаларында башкарылуын, муниципаль берәмлекләрнең дә бу эштән читтә калмавын билгеләп үтте. Әлеге юнәлештә дәүләти-хосусый партнерлыгын үстерергә, шәхси инвестицияләрне җәлеп итәргә чакырды. “Казан тәҗрибәсен республиканың башка шәһәр һәм районнарына таратырга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов.

Туризм потенциалын үстерү турында ул бүгенге көндә туристлар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле формаларны эзләп табарга кирәклеген белдерде. Иң беренче чиратта, сүз Казан, Болгар тарихи шәһәрчеге һәм Свияжск шәһәр-утравы турында бара. Президент әлеге тарихи ядкәрләрне ел әйләнәсендә файдалану юлларын карарга, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан метрополиясе белән уртак эшләр башкарырга, дини юнәлештәге биналарны уртак куллану тәртибен, саклау вазыйфаларын билгеләргә, җирдән файдалану мәсьәләләрен хәл итәргә киңәш бирде. Аның фикеренчә, республикада булган тарихи-мәдәни потенциал туризм индустриясен үстерүдә нигез булып тора. Иң мөһиме – эшлекле тәкъдимнәр һәм тарихны һәм милли үзенчәлекләрне чагылдырган эшләнмәләр кирәк. Республикада туризм буенча аерым орган булдыру уе да юк түгел.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, үз чыгышында күпфункцияле үзәкләр, иҗат берлекләре эшчәнлегенә, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә дәүләт заказы бирүнең ачык һәм үтәкүренмәле булырга тиешлегенә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә, авторлык хокукларын саклау мәсьәләләренә дә тукталды. Фәнни тикшеренүләр белән мәшгуль булган яшьләрне “Алгарыш” программасы буенча чит илләргә җибәреп укытып кайтару зарурлыгын да искәртте.

“Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр культурасының ныклыгын милли һәм дини өлкәләрдәге экстремистик һәм радикаль чагылышлар сыный һәм чакыру ташлый. Алар 2013 елда Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында дәүләтнең милли сәясәтен билгеләүче стратегик документларны эшләүгә этәргеч булды”, - дип, Президент, тулы бер профилактика чаралары комплексы һәм милли сәясәт, телне саклау һәм үстерү, социаль өлкәдә эшләүче оешмаларга ярдәм итү юнәлешендә берничә программа барлыкка килүен белдерде. ТР Мәдәният министрлыгына бу юнәлештәге чараларны эшләүне бурыч итеп куйды.

Президент шулай ук Туган тел көне, Рус теле көне һәм Халык бердәмлеге көненең дәүләт һәм муниципаль органнар тарафыннан яңа яңгыраш алырга тиешлеген, аларда татар, рус һәм республикада яшәүче башка халыкларның мәдәнияте чагылырга тиешлеген билгеләп үтте. 2013 елда беренче тапкыр кабул ителгән “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау” буенча программаны, иң беренче чиратта, республикадан читтә тулы канлы итеп тормышка ашыру өчен, ТР Мәдәният министрлыгының Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар белән берлектә чаралар планын кабул итүе сорала.

Татарстан мәдәниятен Интернет челтәрендә таныту өчен, Рөстәм Миңнеханов республика мәдәниятенә кагылышлы мәгълүматның тулы һәм һәркемгә аңлаешлы булырга тиешлеген билгеләп үтте. Монда татар, рус телләреннән тыш, инглиз телендә дә мәгълүмат бирү сорала. Шулай Президент бүген татарстанлыларны тәкъдимнәре белән Россия күләмендә эшләнә торган, 2025 елга кадәр исәпләнгән мәдәният үсеше стратегиясенә, кече шәһәрләрне саклау белән бәйле проектларга өлеш кертергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов коллегиядә, музейларны мәгълүматлаштыру мәсьәләсенә тукталып, ТР Милли китапханәсе буенча да планнар барлыгын, иң беренче чиратта, эшне китап саклагычларынннан башлау зарурлыгын белдерде. Әлеге чыгымлы проект буенча якын арада карар кабул итү көтелә. Мәдәният учреждениеләрен Интернетка тоташтыру мөмкинлеге белән тәэмин итү мәсьәләсе дә карала.

Президент бүген шулай мәдәният тармагы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен, ТР Мәдәният министрлыгының сертификатларын тапшырды. “Кешеләргә мәдәният оешмаларына килергә күңелле, кызыклы булсын. Мәдәният оешмалары үзләренә кушылган исемне лаеклы йөртсен”, - диде Р.Миңнеханов, бөтен мәсьәләләрнең дә хәл ителеп бетерелмәгәнлеген, бу юнәлештә эш алып барылуын билгеләп үтеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International