Финанслар министрлыгы мигрантларны медик иминиятләштерү буенча закон проекты кертергә җыена

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Финанслар министрлыгы алдагы атналарда РФ Хөкүмәтенә мигрантларны медик иминиятләштерү буенча закон проекты кертергә җыена, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакриева. Аның сүзләре буенча, "документ авырлык белән тикшерелә, күп санлы ведомствоара килештерүләр таләп итә". "Әлбәттә,шушы этапда нигездәге мәсьәләләр буенча да консесуска килеп булмады, без хөкүмәткә документы каршылыклар протоколы белән бергә кертергә җыенабыз", - дип өстәде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International