2014 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Предприятиеләрнең инновацияле үсеше - республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды.
Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә уза (Казан, Универсиада авылы) һәм "Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" темасына багышланган. Чара on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнә (www.prav.tatarstan.ru).
Уртак коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасындагы депутатлар, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстовлар, Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре, шулай ук РФ Икътисад үсеше министрлыгының махсус икътисадый зоналары һәм региональ үсеш проектлары департаменты директоры Андрей Соколов һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова катнашалар.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 ел республика икътисады өчен катлаулы булды, икътисадый җитештерү үсеше акрынайды. Тулаем региональ продукт күләме, 2 %ка артып, 1 трлн. 520 млрд. сум тәшкил итте.
«Икътисадый үсеше темпларының акрынаюы - бөтенебез өчен дә ишарә, дип саныйм, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы өчен дә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы өчен дә, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен дә. Без бик күп сәбәп таба алабыз, шулар арасында дөньяда икътисад үсешенең акрынаюы да, әмма Казахстан һәм Кытай икътисадлары үсеш күрсәткән вакытта, бу сәбәпләр кабул ителми. Ә бит алар бездән азрак, ә бәлки артыграк та дөнья икътисадына бәйледер». Татарстан Президенты шулай ук 2013 елда Татарстанда товарны берәмләп сату әйләнеше дә акрынайганын билгеләп үтте, үсеш 3,4 % тәшкил итте. «Без боларны аңлап, нинди дә булса тиешле чара күрергә тиеш, шул исәптән – тармак министрлыклары да, беренче чиратта, Сәнәгать министрлыгы һәм Икъ тисад министрлыгы, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең икътисад кимендә 5-6%тка артсын өчен, без конкрет адымнар турында сөйләшергә тиеш. Максатыбыз шул. Башкача үсеш турында сөйләшү кыен!»
Безнең республика дөнья икътисадына инеграцияләнгән, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты, һәм Татарстан продукциясенең 48 % экспортка бара.
«Республикада сакчыл җитештерүне үстерү, заманча идарә итүне һәм технологияләрне кертү кысаларында чаралар үткәрелә, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Вәзгыятьне җитди анализларга кирәк, чөнки республикадагы һәр бишенче предприятие – зыянга эшли! Бу юл беркая да китерми, моны аңларга кирәк».
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, хезмәт хакы үсеше хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенән икеләтә артык, һәм бу проблемалар бөтенебезгә дә кагылышлы – безнең илгә, безнең республикага.
Уk аерым ассызыклаганча, бүген эчке резервларны анализларга кирәк. Икътисадта перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен, производстволарны модернизацияләү, квалификацияле кадрларны әзерләү зарури.
Республика министрларына, предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, без сезгә бу җитди мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер, дип әйтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов уртак коллегия барышында ике төп чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов икәнен искәртте.