Кырым Россиягә кушылган очракта ул махсус салым режимына ия булырга мөмкин. Бу турыда Россия финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, ярымутрауның Россия юридикциясенә күчүе салым законнарына саллы үзгәрешләр кертүен таләп итәчәк.