2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертелде

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Закон проекты белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның әйтүенчә закон проекты “2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау” дәүләт программасының “Уңайлы мохит” ярдәмче программасы буенча чыгымнарны чагылдыру максатларында әзерләнгән.

“2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законы кабул ителгәннән соң Татарстан Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 декабрендәге 954 номерлы карары белән расланган.

“Шуңа бәйле рәвештә әлеге Программа чараларын гамәлгә ашыруга 1 273,4 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр бюджет турындагы Законда аерым максатчан юнәлешләр һәм учреждениеләр сметалары буенча чыгымнар составында исәпкә алынды”, - диде министр. Шулардан күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика адреслы программасына – 686,5 млн. сум; - мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына – 350,0 млн.сум; - урамнарны яктыртуны тәэмин итү программасы на– 225,0 млн. сум; - учреждениеләр сметасына – 11,9 млн. сум каралган.

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау” дәүләт программасы, “Уңайлы мохит” ярдәмче программасына ассигнованиеләрне 8 башкаручы буенча бүлеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 23 декабрендәге 1023 номерлы карары белән шулай ук бюджет турында Закон кабул ителгәннән соң расланган. “Бу программаны гамәлгә ашыруга 310,5 млн. сум күләмендә акча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы буенча “Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү, капиталь ремонтлау” статьясында каралган иде, диде Радик Гайзатуллин.

Бюджет турындагы Законга тәкъдим ителә торган үзгәрешләр “2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасына 2500000 максатчан статьясы буенча һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау” дәүләт программасының “Уңайлы мохит” ярдәмче программасына 5146027 максатчан чыгымнар статьясы буенча чыгымнарны күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Бер үк вакытта, закон проектында ассигнованиеләрне бюджет акчаларын баш бүлүчеләр һәм бюджет классификациясе бүлекләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән карарлар нигезендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү, капиталь ремонтлау буенча бүлүне чагылдырырга тәкъдим ителә.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә башлангыч һөнәри белем бирүнең мәгариф учреждениеләре үзгәртелергә тиеш. Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2013 елның 1 июлендәге 65н номерлы боерыгы белән «0703 Башлангыч һөнәри белем бирү» бүлекчәсе бюджет классификациясендә бетерелде. Шуңа күрә бюджет турындагы Законда квалификацияле эшчеләр әзерләү программасын гамәлгә ашыручы һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеген тәэмин итүгә каралган ассигнованиеләрне “0704 Урта һөнәри белем бирү” бүлекчәсендә 2014 елга – 304,2 млн.сум, 2015 елга – 307,1 млн. сум, 2016 елга – 310,2 млн. сум итеп билгеләргә тәкъдим ителә.

“Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турында” 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясе Торак кодексына кертелгән төзәтмәләрдә күпфатирлы йортларга ремонт ясауны финанслау региональ оператор аша башкарылырга тиеш дип билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды акчалары буенча һәм Татарстан Республикасының әлеге чыгымнарны финанслашуга юнәлдерелгән акчалары буенча бюджет классификациясен төгәлләштерергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү "Киләчәк" – "Будущее" стратегиясе буенча каралган акчалар исәбеннән инвалидларның һәм үсешендә җитешсезлекләр булмаган затларның бергә белем алуларын тәэмин итә торган гомуми белем бирүнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы төп мәгариф учреждениеләре челтәрен булдыру чараларына ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 декабрендәге 2733-р номерлы күрсәтмәсе белән 158,4 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән финанслашу чыгымнары расланды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күрсәтелгән чараларның башкаручысы итеп билгеләнде. Конкурсны гамәлгә ашыру максатында бюджет турындагы Законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.
АКШ долларының фаразланган курсы артуга бәйле рәвештә ( бер АКШ долларына 32,1 сум) халыкара рейтинг агентлыкларына хезмәт күрсәтүләр өчен түләү йөкләмәләрен тулысынча үтәүгә 400,5 мең сум акча җитмәгәнлеге билгеле булды. Аны Татарстан Республикасы дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү чыгымнарын тиешенчә киметү бәрабәренә капларга тәкъдим ителә. Бу бүлек буенча экономия Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен үстерү комплекслы программасын гамәлгә ашыруга бюджет кредиты буенча гамәлдәге процент ставкасы кимүгә бәйле рәвештә барлыкка килә.

“2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законы проекты бүген беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Шуңа бәйле рәвештә, әлеге программа чараларын гамәлгә ашыруга 1 273,4 млн сум күләмендә ассигнованиеләр Бюджет турындагы законда аерым максатчан юнәлешләр һәм учреждениеләр сметалары буенча чыгымнар составында исәпкә алынды.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2014 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми суммасы үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International