ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова аңлатуынча, хәзер транспорт салымы үткән салым чорыннан соң килә торган елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу РФ Салым кодексының икенче өлешенә һәм “Физик затлар мөлкәтенә салым турында”гы РФ законының 5 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында”гы 2013 нче елның 2 декабрендә имзаланган ФЗ белән РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә гамәлгә кертелгән төзәтмә. Элек транспорт салымын түләүнең соңгы срогы 1 ноябрь иде.
Аида Шәрипова әйтүенчә, транспорт салымын түләү срогын күчерү бу салымны администрацияләү сыйфатын яхшыртачак.