Идел буе округы финансистлары Казанда җәмәгать финанслары белән нәтиҗәле идарә итәргә өйрәнде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда РФ Финанс министрлыгы вәкилләре, Татар­станның финанс өлкәсендә эшләүче белгечләр, Идел буе федераль округындагы барлык республика һәм өлкәләрнең финанс министрлары катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Анда дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәсен яхшырту мәсьәләләре тикшерелде.


Семинар кысаларында РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров “2014 елда бюджет законына яңалыклар кертү” дигән темага чыгыш ясады. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин исә республикада дәүләт һәм муниципаль финанслар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшырту юллары турында сөйләде.


Киңәшмәдә соңгы дистә ел эчендә илебездә җәмәгать финанслары нәтиҗәсен яхшырту чараларының эзлек­ле төстә тормышка ашырылуы искәртелде. Декабрь аенда әлеге мәсьәлә буенча чираттагы – дүртенче федераль программаның кабул ителүе турында әйтелде.


Шулай ук, Татарстан да акча белән идарә итүнең нәтиҗәсен яхшырту юлыннан бара. 2007 елда кабул ителгән беренче программа нигезендә, бюджет ресурслары белән эш итү сыйфатын яхшырту, бюджет чыгымнарын киметү чаралары этап­лап тормышка ашырыла. Социаль тармакка, идарә аппараты өлкәсенә нормативлар кертү, сатып алулар өлкәсендә аукционнар үт­кәрү программаны тормышка ашыру нәтиҗә­ләреннән берсе булып тора. Бу чаралар бюджет акчасын сакчыл тотуга китерә.


ТР Хөкүмәте карары ни­гезендә, дәүләт һәм муниципаль акча белән нәтиҗәле эшләүнең яңа программасы кабул ителде. Бюджет белән бергә 12 елга озак сроклы бюджет стратегиясен раслау яңа программаның төп үзенчәлекләреннән берсенә әйләнәчәк. Озак срокка исәп­ләнгән бюджет стратегиясе һәм социаль-икъ­тисадый үсеш фаразы мә­гариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль тәэминат өлкәләрендә халыкка күрсә­телә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәл­дерелгән дәүләт программалары нигезенә әйләнәчәк. Төрле яктан мониторинг үткәрү дә программаның үзенчәлеге булып тора. Бюджет акчасын тотучылар эш­чәнлегенең конкрет күр­сәткечләре анализланачак. Бюджет учрежде­ние­ләренә акча бүлеп бирү ирешелгән күрсәткечләренә турыдан-туры бәйле булачак. Бер үк вакытта идарә аппаратының, дәүләт учреждениеләренең эш сыйфаты бәяләнәчәк, дәүләт һәм муниципаль финанс контрольлеге камил­ләш­­тереләчәк. Шулай итеп, бюджет чыгымнарының нә­тиҗәсен арттыру күздә тотыла.


Киңәшмәдә, алга таба Рос­сия Федерациясенең баш­ка субъектларына таратуның максатка ярашлы булуы-булмау мәсьәләсен хәл итү өчен, аерым төбәкләрнең бюджет процессына уңай яңалыклар кертүне анализлау тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International