Татарстан Президенты: «Бюджет йөкләмәләрен башкаруда без минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш »

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты республикада 2014 елның беренче кварталында сәнәгать җитештерүе индексы 100,8 % тәшкил итте. «Төзелеш комплексында үсеш темплары акрыная – эшләр күләме, 2013 елның 1 кварталы белән чагыштырганда, 97,2 % тәшкил итте», - дип билгеләде Рстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, бүгенге тышкы икътисадый вәзгыять бик тотрыксыз. Без бөтенебез дә дөньяда ниләр булганын күрәбез. Безнең көнбатыш партнерларыбыз төрле юллар белән безнең илгә тәэсир итмәкчеләр, икътисадый санкцияләр кертәләр, һәм бу процесс дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу безнең икътисадка тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә без теләсә нинди каршылыкка әзер булырга һәм бюджет йөкләмәләрен башкаруда минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый вәзгыятьтә республика җитәкчелеге үзенең төп бурычларын тайпылышсыз үтәргә тиеш: РФ Президентының май указлары буенча хезмәт хакын арттыруны истә тотып, бюджет һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакын түләү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм льготалы категориядәге кешеләрне дару белән вакытында һәм тулы күләмдә тәэмин итү, социаль түләүләрне вакытында җиткерү.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика үзе дә торыксыз хәлдә булган дөнья икътисадына интеграцияләнгән. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан предприятиеләренең сату базарларын киңәйтергә, чит ил партнерлары белән багланышлар урнаштырырга кирәк.

Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елның беренче кварталында салым түләүләре 14 %ка арткан, шул исәптән Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына – 18,5%ка. Үсеш сәбәпләре – акцизлар артуы, рубль курсы кимүгә бәйле рәвештә, предприятиеләрнең экспортка сатудан керем артуы. Шулай да алга таба салым керемнәренең үсүенә ышанырга кирәкми.

Татарстан Президенты Марат Сафиуллиннан физик затлар керемнәренә салымнары кайсы компанияләрнең түләүне вакытында үтәмәүчеләр икәнен сорады. Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, “Ак Барс Аэро” дәүләткә 100 млн сум тиеш, шулай ук бурычлылар арасында - банкротлык стадиясендә булган “Татарстан” авиакомпаниясе һәм берничә оборона предприятиесе.

«Алар белән эшләргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ничек алар физик затлар керемнәренә салымнарны түләмичә эш хакын бирәләр?»

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, җир кишәрлекләре белән булган хәлләрне җентекләп өйрәнергә кирәк. «Бик күп җирләр торак төзүгә күчерелгән, тик анда нинди ставкалар буенча салым түләнә икән?» - дигән сорау бирде Р.Миңнеханов.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эше турында нотык белән җитәкчесе Радик Ильясов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 1 кварталда Татарстан бюджетына 450 млн сум бурычлар түләнгән, ә барысы 2014 елда хезмәт республика бюджетына 2 млрд бурычлар җыярга планлаштыра.

Татарстан Президенты суд приставлары эшендә уңай якка үзгәрешләрне билгеләде, тик шулай да 1 млрд сумлык түләнмәгән штрафлар барлыгына игътибар итте. «Судларның барлык карарлары да суд приставлары тарафыннан вакытында үтәлүе мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2014 елның 1 кварталында республика бюджетының үтәлүе турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, январь-март айларында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 45,2 млрд сум керде: республика бюджетына - 37,5 млрд. сум, урындагы бюджетларга – 7,7 млрд. сум. Бюджет үсеше темплары буенча Татарстан РФ регионнары арасында 14нче урында.

ТР финанслар министры хәбәр иткәнчә, 1 кварталда бюджет үтәлеше канәгатьләнерлек, әмма алга таба, табышка салымны киметү аркасында, авырлыклар булырга мөмкин.

2014 елның беренче кварталында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 4,4 млрд.сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына – 4,2 млрд. сум. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына кергән физик затлар керемнәренә салымнар күләме 11,9 млрд. сум тәшкил итте, бу былтырга күрсәткечкә караганда 12,4% ка артык. Республика бюджетына 8,2 млрд. сум, ә урындагы бюджетларга – 3,7 млрд. сум керде.

Җир салымы 1,7 млрд. сумлык керде ягъни еллык планның 28%. Шул ук вакытта Радик Гайзатуллин билгеләгәнчә, республиканың 11 районында бюджетка керем еллык планның 20 %нан ким булган. Гомумән татарстан буенча җир салымы буенча бурыч артуы теркәлгән.

Берләштерелгән табышка салымнар консолидацияләнгән бюджетка 1,6 млрд.сум күләмендә кергән.

Республика бюджетының 2014 елның беренче кварталында чыгымнары 46,8 млрд. сум тәшкил итте.

Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлегә республикада планлаштырылган елына 6-7 % дәрәҗәсендә икътисад үсеше темпларын тотып калып булмый. «Шулай да яңа производстволар безгә кирәкле динамиканы бирер дип өметләнәбез», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул булган резервлар белән активрак эшләргә өндәде. Беренче чиратта бу керемгә салым – Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу тема бөтен финанс хезмәтләрнең махсус контролендә булырга тиеш. Салымны киметү очракларыннан башка табышсыз, зарарга эшләүче предприятиеләр артыннан күзәтергә кирәк. «Безнең предприятиеләрнең 25% 10 млрд сумлык зарар алдылар. Бу алып бетермәгән табыш та һәм бу перспективада банкротлык та», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Физик затлар керемнәренә салымнар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов 1 квартал нәтиҗәләре буенча берничә муниципалитеттан керемнәр кимеде, шуңа кхрә әлеге муниципалитетлар башлыкларына әлеге мәсьәләне махсус контрольдә тоарга кирәк.

Җыелып җиткерелмәгән салым,Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бик зур резерв. Аның күләме бхгенге көндә 5,7 млрд сум тәшкил итә. «Бу бик күп акча, барысын да хәзер үк җыеп булмаса да, бу юнәлештә эшләргә кирәк», - дип саный ТР Президенты.

Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау буенча бурыч саны 372 млн сум тәшкил итә. «Чыгармалар булырга тиеш түгел – аренда буенча түләми икән, чыгып китсен, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Без дәүләт һәм муниципаль милекне максималь рәвештә нәтиҗәле кулланырга тиеш».

Уд шулай ук федераль үзәккә салымнар һәм салымнар белән идарә итү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.

«Гомумән беренче кварталда без канәгатьләнерлек эшләдек, тик вәзгыять катлаулана барачак, моңа әзер булырга кирәк», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International