Илдар Халиков республиканың профсоюз активлары белән очрашты

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активлары белән очрашты. Очрашуда ТРның соиаль-икътисади хәле һәм Татарстанлыларның яшәү шартлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бу чара Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур.). Анда ТРның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Т.Водопьянова, очрашуны ачып, гомумән, Россия буенча катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан ИФО һәм бөтен ил буенча лидер төбәк буларак, үз йөзен саклый алды, дип билгеләп үтте. “Төп макроикътисади күрсәткечләр уңай динамикага ия, Россиядәге уртача үсеш темпларыннан артып киткән”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук, ул хәл итәргә кирәкле проблемалар күп булуын белдерде.

Проблемаларның беренчесе хезмәт хакы түбән булу, диде Татьяна Водопьянова. Аның сүзләренә караганда, соңгы 5 елда минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан 8 тапкырдан артыкка артта кала. Докладчы, узган ел номиналь, шулай ук реаль хезмәт хакы үсеше сизелерлек артта калды, реаль хезмәт хакы үсеш темпы 2 тапкыр кимеде, дип борчылуын белдерде. Быел да шул ук тенденция саклана. Шул ук вакытта ул, 2014 елның 1 нче кварталы нәтиҗәләре буенча бәяләр үсеше, шул исәптән социаль мөһим продуктлар бәяләре дә кинәт артты.

Шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә киеренке хәл: ел саен 100 гә якын кеше производствода һәлак була, дип белдерде Водопьянова. Аның сүзләренә караганда, “Җирле үзидарә органнарына хезмәтне саклау өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында”гы закон кабул итү буенча эшне активлаштыру вакыты җитте.

Илдар Халиков, үз чиратында, 2013 елда республиканың төп икътисади-социаль үсеш нәтиҗәләренә тукталды. Аерым алганда, ТР икътисадында 3 ел динамик үсештән соң акрынаю тенденциясе билгеләнде. 2013 елда тулай төбәк продукты 1 трлн 520 млрд сумнан артып китте, дип искәртте ул. И.Халиков фикеренчә, әгәр ТР да проектлар гамәлгә куелмаса, ел тагын да катлаулырак булыр иде.

“Кызганычка каршы, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча җитди проблема кала. Татарстан икътисадының күп санлы проблемалары арасында, бүген аны беренче урынга чыгарыр идем, чөнки хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсен конкурентлар күрсәткечләренә якын итмәгән предриятиеләр җитди кыенлыклар кичерә”, - диде ул.

ТР Премьер-министры мәгълүматларына караганда, соңгы 5-10 елда хезмәт хакы үсеше производство күләменнән 2,5-5 тапкыр артып китә, шулай итеп хезмәт җитештерүчәнлеге кимүе күзәтелә. “Хезмәт хакын арттырырга кирәк дип саныйм, әгәр аны хезмәт җитештерүчәнлеге белән бер үк вакытта эшләмәсәк, предриятиеләр банкротлыкка чыгачак, эшсезлек башланачак. Бу безгә кирәк түгел”, - диде Илдар Халиков. Шушы мәсьәләдә профсоюзларның да катнашуы кирәк, дип өстәде ул.

ТР Премьер-министры, 2014 елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре хезмәт хакын РФ Президентының май указы нигезендә арттыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Бу 10 млрд сум чамасы җитди өстәмә акча таләп итә.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе хезмәтне саклау вәзгыяте буенча борчылуын белдерде. И.Халиков фикеренчә, республика профсоюзларына бу мәсьәләдә агрессиврак һәм активрак булырга кирәк.

ТР Премьер-министры, бүген халыкны нык борчыган проблемаларның берсе буларак, торак-коммуналь хуҗалыктагы вәзгыятьне белдерде. Ул профсоюз активын бу темага түгәрәк өстәл үткәрергә һәм хәлне яхшрту буенча Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен белдерергә чакырды.

Очрашуда яшьләрне эшкә урнаштыру, ялгыз аналарга ярдәм итү, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрен кыскарту, “БТА-Казань” банкы белән вәзгыять буенча фикер алыштылар. Профсоюз активын Украинадагы хәлләр һәм аның ТР предриятиеләренә йогынтысы да кызыксындырды. Илдар Халиков, Татарстан җитәкчелеге Украинадагы вәзгыять республика предприятиеләренә көчле йогынты ясамасын өчен хәл итү юлларын эзли, диде.

Очрашу тәмамланганда, Татарстан Премьер-министры ТР профсоюз активларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып күлгән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International