Рөстәм Миңнеханов Монтовидеога (Уругвай) эш визиты белән килде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монтовидео шәһәренә (Уругвай Көнбатыш Республикасы) эш визиты белән килде.

«Карраско» халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Уругвайда Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Алексей Лабецкий каршы алды.

Рөстәм Миңнехановның Уругвайга визиты 15 июльгә хәтле дәвам итәчәк. Беринг-Беллинсгаузен Институтының оештыру ассамблеясе һәм Татарстан Президентының чыгышы планлаштырылган "Глобальләшү һәм яңа тәэсир итү үзәкләре" I конференциясендә катнашу эшлекле программаның төп чарасы була.

Шулай ук программа буенча Уругвай вице-президенты, Уругвай Генераль Ассамблеясе (парламенты) Данило Астори белән очрашу, Уругвайның иң эре агросәнәгать компанияләре белән сөйләшүләр һәм Zonamerica ирекле зонасы белән танышу каралган.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, “Ак барс” ААҖ Идарә рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, Яшьләр дипломатиясе академиясенең башкарма директоры, ТРның Глобаль шейперлар җәмгыяте кураторы Дилбәр Садыйкова бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International