Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.
Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде. Делегация әгъзалары Казанда күп кенә индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, шул исәптән «Химград» технополисы, IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәген һәм башкаларны карадылар.
Башта Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Худилайнен икәүдән-икәү генә очрашты,аннары очрашуда Карелия Республикасы делегациясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, аларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Александр Худилайнен белән очрашуда 2014 елның азагында һәм 2015 елның башында Татарстан делегациясенең Карелиягә җавап визиты белән барачаклары турында килешүләрен хәбәр итте. Татарстан Президенты шулай ук искә төшергәнчә, Карелия Республикасы белән хезмәттәшлек турында алдагы килешүгә 1995 елда имза салынган һәм аны яңартырга кирәк булган. Безгә Килешүне гамәлгә ашыру өчен эш төркеме төзергә һәм киләчәктә Килешү кысаларында чаралар планын эшләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Безнең өчен үз продукциябезнең, товарларыбызның һәм хезмәт күрсәтүләребезнең илнең башка регионнарына да таралуы бик мөһим, Карелиягә килгәндә исә, бу – машина төзелеше продукциясе, шул исәптән «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре, мазут, ягулык һәм башкалар. Карелиядән үз чиратында Татарстанга агач материаллары, төзелеш материаллары, шул исәптән вак таш, целлюлоза кертелә. Бүген товарлар спектрын киңәйтергә кирәк, дип саный Татарстан Президенты.
Аннары ул кыскача гына Татарстанның икътисадый-социаль хәле турында сөйләде, икътисад өчен мөһим тармакларны атады. Бу – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, автокомпонентлар өлкәсе, вертолетлар һәм суднолар җитештерү. Моннан тыш, 2015 елда республикада хәзерге заман өчен өр-яңа аммиак, метанол һәм карбамид җитештерүче «Аммоний» ААҖ эшләтеп җибәреләчәк. Инновацион мәйданчыклардан Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасын билгеләп үтте, бүген анда 42 компания-резидент эшчәнлек алып бара, игълан ителгән инвестицияләр күләме 3 млрд. доллар, шулардан 1,5 млрд. доллары инде инвестицияләнгән.
Очрашу барышында шулай ук икътисад һәм сәнәгать өчен кадрлар, киләчәктә мәгарифне модернизацияләү мәсьәләләре буенча да фикер алышынды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда быел Туполев ис. КДТУ базасында Россия -Германия техник университеты эшли башлаячак. Ул аннары ресурс үзәкләрен булдыру турында җентекләп сөйләде. 2014 елда Татарстанда 5 шундый ресурс үзәк ачылачак, якын киләчәктә аларның саны 25кә җиткереләчәк.
Үз чиратында Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан бик күп юнәлешләр буенча алга киткән, шуңа күрә моның буенча тәҗрибә уртаклашырга кирәк.
Александр Худилайнен хәбәр иткәнчә, 2020 елга кадәр Карелия Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенең яңа концепциясе эшләнгән, республиканың потенциалы зур.
Иң перспектив тармаклар арасында ул агач әзерләү, балык үрчетү, туризм тармакларын билгеләп үтте. Ел саен Карелиягә 1,9 млн. кеше килә, аларны бай табигать ресурслары, урманнар, күлләр, шулай ук Кижи, Валаам утрауларындагы һәм Карелия Республикасы белән янәшә урнашкан Соловецкий утрауларындагы архитектура һәм мәдәни-тарихи объектлар җәлеп итә.
Очрашу азагында Александр Худилайнен искә төшергәнчә, Карелия Татарстан делегациясен үзендә көтеп кала.
Татарстан Президенты һәм Карелия Республикасы Башлыгы шулай ук ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.
Төгәлрәк – пресс-релизны карагыз.