Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның беренче яртыеллыгында җыелган салымнарның гомуми күләме 191,7 млрд. сум тәшкил иткән, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 19,5%ка артык. Бүген "2014 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә шундый белешмәләр китерелде, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 яртыеллыгында республика берләштерелгән бюджеты салымнар һәм керемнәр буенча паланлаштырылган күләмнәрдә үтәлгән. Аңа салым һәм салым булмаган керемнәр 86,8 млрд. сум күләмендә кергән. Түләтелми торган кертемнәрне исәпкә алып, керемнәр 97 млрд. сумга җиткән – еллык планның 53%ы. Берләштерелгән бюджет чыгымнары – 100 млрд сум яисә еллык планның 50%ы. Беренче яртыеллыкта республика территориясеннән салым кертемнәренең гомуми күләме – 191,7 млрд. сум (былтыргыдан 19,5%ка артык), шул исәптән 110,6 млрд. сум (58%) – федераль бюджетка (+20,3%).
«Быел без эшли торган шартлар 2008-2009 еллар кризисыннан бирле иң катлаулысы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән елдан бирле башланган икътисадның әкренәюе бүген дә дәвам итә. Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы ярты елга 100,6% тәшкил итте».
«Тышкы икътисадый ситуация дә тотрыклы түгел, аерым алганда, бу кайбер чит көчләрнең безне ясалма кризиска этәрергә теләүләрендә», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Хезмәт хакын түләүгә Татарстан бюджетында 82,4 млрд. сум каралган. «Бу бик зур сумма, һәм, билгеле инде, без Россия Федерациясе Президентының май указлары белән билгеләнгән барлык параметрларны да үтәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда, аның сүзләренчә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү фонды 2012 елдан 21,4 млрд. сумга артты. «Без барлык күрсәткечләрне дә үтибез, әмма үзебезнең инвестиция программаларыбызны кыскартырга мәҗбүр», - дип билгеләп үтте Р.Н. Миңнеханов.
Аның фикеренчә, салым законнарын камилләштерү мәсьәләләре, Россия Федерациясе субъектлары фикерләрен һәм икътисад үзенчәлеген исәпкә алып, алар белән тыгыз элемтәдә хәл ителергә тиеш.
Татарстан җитәкчелеге салым ташламаларын оптимальләштерүгә йөз тота. Әгәр 2012 елда республика һәм муниципаль норматив актлар белән 8 млрд. сум ташалама каралган булса, 2013 елда бу сумма 5,3 млрд. сумга кадәр кимеде. Шул ук вакытта 2012 елда федераль ташламалар 14,6 млрд. сум тәшкил итте. Күчемсез мөлкәткә карата яңа кертелгән ташламалар бюджетка кертемнәрне шактый киметкән. Бу ташлама буенча 2013 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән күчемле мөлкәткә салым салынмый, күчемле мөлкәт керемнәр структурасында 30%ын тәшкил иткәнгә күрә, республиканың төшеп калучы керемнәре 3 млрд. сумга җитә. «Бу безнең товар җитештерүчеләр өчен әйбәт, әмма регион өчен ситуацияне катлауландыра, - дип саный Р.Миңнеханов. – Минемчә, безгә төшеп калучы салымнарны компенсацияләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән берлектә эшләргә кирәк».
Шулай ук республика җитәкчелеген нефть тармагына салым борчый. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «зур салым маневры» дип аталучы чаралар нефть эшкәртүгә җитди йогынты ясарга мөмкин.
Җирле бюджетларның салым базасын ныгытуга, Татарстан Президенты фикеренчә, 2015 елдан башлап физик затлар өчен күчемсез мөлкәткә салым кертү этәргеч булачак. «Без барыбыз да күчемсез мөлкәтебезгә бәйле рәвештә бюджетка тиешле салымнар түләргә тиеш», - дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына күчемсез мөлкәт объектларына карата яңа кадастр бәяләве уздырырга кушты.
Республикада физик затларның салым түләүне тоткарлау тенденциясе сакланып кала әле. 1 июльгә бурыч 600 млн. сум тәшкил итә. Тикшереп торуны көчәйтү һәм НДФЛны тулысынча түләүгә ирешү өчен Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 1 гыйнварыннан квартал саен хисап системасына күчәргә тәкъдим итте.
Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин салым җыючылар эшендәге төп тенденцияләр һәм яңалыклар турында сөйләде.
ФСХ башлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе берләштерелгән бюджетына 1 яртыеллыкта 6,2 трлн. сум керемнәр кергән, ул былтыргы шул чор белән чагыштырганда 13,7%ка артыграк.
Татарстан турында сөйләгәндә, М.Мишустин хәбәр иткәнчә, республика Россия регионнары арасында салым кертемнәре буенча – 6 нчы урында, Идел буе федераль округында беренче тора. «Бу – салым органнарының яхшы эшләве нәтиҗәсе дип саныйм», - диде ФСХ башлыгы.
Ул Татарстан Президентына республиканың финанс системасын камилләштерү һәм үстерү буенча башкарылган эше өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка салым хезмәтенең Мактау грамотасы тапшырды.
«Безнең финанс системасы илебездә иң яхшысы булсын өчен тырышып эшлибез. Бу безнең мәнфәгатьләрдә», - диде Татарстан Президенты.
Салымнар җыю һәм бюджет үтәлеше турындагы нотыклар белән Россия ФСХнең Татарстан идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин һәм Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республика бюджетына 1 яртыеллыкта барлыгы салым һәм салым булмаган керемнәр 70,9 млрд. сум тәшкил итә, түләтелми торган кертемнәрне исәпкә алып – 82,3 млрд. сум.
Агымдагы елның 1 яртыеллыгында җирле бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр – 15,8 млрд. сум, бу еллык планның 49%ы.
Җир салымы җирле бюджетларга 3,2 млрд. сум күләмендә кергән. Еллык үтәлеш – 55%.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары – 100 млрд. сум, яисә 50% еллык планга карата. Республика бюджеты чыгымнары 88 млрд. сум тәшкил итте (54% еллык планга карата). Җирле бюджетларга трансфертлар 21,9 млрд. сум күләмендә тулысынча күчерелгән.
Җирле бюджетларның чыгымнары, бюджетара трансфертларны исәпкә алып, 33,2 млрд. сум тәшкил итә (еллык планның 50%ы).