Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

2014 елның 22 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.


Сабри Тунч Ангылы Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасыннан ике ел эшләгәннән соң китә. Бүгенге очрашуда Ангылы әфәнде Татарстан Президентына уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы ике елда Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре аеруча актив үсүне билгеләп үтте.


Рөстәм Миңнеханов Сабри Тунч Ангылыга яңа эш урынында уңышлар теләде һәм Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларның киләчәктә дә уңышлы үсүенә өмет белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International