Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елга мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр бөтен 45 муниципаль районда да тәмамланып килә. 20 августка мәгъләматлар буенча төзекләндерү эшләре 29 муниципаль районда 115 мәктәптә төп эш төрләре буенча тәмамланган. 18 муниципаль берәмлекнең 44 мәктәбендә капиталь ремонтлау эшләре график буенча бара, эшләр 25 августка тәмамланыр дип көтелә.
2014 елда авылларда су белән тәэмин итү программасы буенча 328 км суүткәргеч челтәр төзү планлаштырылган, 28 артезиан скважиналар казу һәм 38 су җыю башняларын урнаштыру каралган. Программа күләме - 690 млн. сум.
Бүгенге көнгә эшләр тәмамлана, 16 муниципаль берәмлектә 28 скважинадан 27се казылган. 328,5 км суүткәргеч челтәрнең 276,5 км төзелгән, ягъни планның 84%.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2014 елга урам яктыртуын торгызу программасы барышы турында да хәбәр итте. Финанслау күләме 225 млн. сум тәшкил итте, ягъни һәр муниципаль берәмлеккә 5 млн. сум. Бүгенгә 225 млн. сумнан 211,7 млн. сумы кулланылган, ягъни 94,1%. Бу программа буенча эшләр 41 муниципаль берәмлектә эшләр график буенча тәмамаланган.
Ветеринар хезмәтләрне капиталь төзекләндерү программасы кысаларында бөтен 17 объект буенча да эш тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 11 көллиятне капиталь төзекләндерү турында да хәбәр итте. Эшләр график буенча бара, акчаларның 91,43 %ы кулланылган.
Сыер абзарларын капиталь төзекләндерү буенча торыш түбәндәге: 100 башлык сыер абзарларының 105 объектында эшләр башланган, 200 башлыкларның 173 объектында эшләр башланган.
Моннан тыш, силос-сенаж траншеяләрне төзү программасы буенча эшләр 60 объектта башланган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгълүматлары буенча 2014/2015 елларга җылыту чорына әзерләнү кысаларында республикада 78% торак йорт әзер, социаль-мәдәни өлкә объектларының уртача 84 % әзер, инженер инфраструктура объектлары 90 %ка әзер.
Татарстан Республикасы Президенты торак йортларны һәм социаль объектларны җылыту чорына әзерләүгә җитди игътибар итәргә кушты. Аның сүзләренчә, берничә йортта гына да җылыту системасы әзер булмаса, ведомтстов эшендә бөтен катнашучылар тырышлыгы әрәм булачак. Һәр йортта кеше яши, җылы бөтен җирдә кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу безнең бурычыбыз һәм эшебез.