Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасарына һәм гомумән Төрекмәнстан җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстан белән Төрекмәнстан арасында элемтәләр ныгуы бик шатлыклы”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләгәнчә, үткән атнада Төркия Президентының инаугурациясендә Анкарада Төрекмәнстан Президенты белән очрашкан.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төрекмәнстан вәкилләренең Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашулары Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклы булуын күрсәтә. Һәм алар алга таба Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгәннәр.
Татарстан нефть чыгару, аны эшкәртү, нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, һәм форумда профессионаллар актуаль тармак мәсьәләләре турында сөйләшә алалар, тәҗрибә белән уртаклашырга, парнерларның инновацион эшләнмәләре белән танышырга мөмкинлекләре була, дип ассызыклады ул. Болар барысы да нефтьчеләр, газчылар, нефть химиясе һәм энергетика вәкилләре арасында тармакара кооперация үсешенә этәргеч бирәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләгәнчә, бүген “Татнефть” ААҖ килешү кысаларында “Төрекмәннефть” концерны белән хезмәттәшлек итә.
Визит барышында сез “Татнефть” ААҖнең берничә объектында буласыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов Байморат Хуҗамөхәммәдовка мөрәҗәгать итеп, анда безнең нефтьчеләр эшләрендә куллана торган эшләнәмләр һәм технологияләр белән таныштырачаклар.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Төрекмәнстанның икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге бар. Ул шулай ук исәрткәнчә, ноябрьдә Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре узачак.
Иртәгә, 4 сентябрь көнне Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов Әлмәткә барачак, анда “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге белән очрашу, нефть чыгару объектларына, Әлмәт дәүләт нефть институтына бару планлаштырылган, шуннан Түбән Камада ул “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Түбән Кама шиналар заводы ЦМК” ААҖ нең эшчәнлеге белән танышачак.