Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hawtai Motor Group (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Ген белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең алдынгы сәнәгать регионнарыннан берсе буларак, Татарстан бүген Кытай Халык Республикасы бизнесы белән тыгыз элемтәләр урнаштырган, Кытай компанияләре вәкилләре Татарстанда эшчәнлек алып бара.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, Татарстан компанияләре дә Кытайга шактый гына эшлекле визитлар ясадылар.
Сезнең компания – бик мәгълүм компания, һәм без сезнең белән хезмәттәшлек урнаштырырга тырышабыз, диде Рөстәм Миңнеханов Hawtai Motor Group (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Генга мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында Чжанг Сю Ген әфәнде хәбәр иткәнчә, аның компаниясе вәкилләре Татарстанга визитлары кысаларында кичә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булганнар, аларга анда МИЗны тәкъдир итү оештырганнар, шул исәптән «Алабуга» МИЗның резидент компанияләре өчен салым преференцияләре һәм башкалар билгеләнгән, диде ул.
Яклар очрашу барышында җитештерүне оештыру, үзара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Компания турында төгәлрәк - http://en.hawtaimotor.com/