Кадерле хезмәттәшләрем-финансистлар!
Чагыштырмача күптән түгел 8 сентябрьдә без һөнәри бәйрәм – Финанс хезмәткәрләре көнен әле рәсми төстә билгеләп үтә башладык. Әлеге бәйрәмне билгеләү дәүләт өчен финанс системасының мөһимлеген тану булып тора. Финанс хезмәткәрләренең җентекле хезмәте тулы көчкә эшләүне, зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә. Гомерен финанс өлкәсенә багышлаган кешеләр эшкә карата үтә җитди мөнәсәбәт, саннар баганасы артында җәмгыятьнең чынбарлыктагы мәнфәгатьләрен күрү осталыгы белән аерылып тора. Алдагы чорга бюджет төзегәндә, без һәрвакыт беренче чиратта республикабызда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен истә тотабыз бит!
Бу бәйрәм көнендә республика финанс органнары хезмәткәрләренә һәм финанс өлкәсе ветераннарына зур ихтирам-хөрмәт хисләре белдерәсе, рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә халык хуҗалыгы үсә һәм ныгый, республиканың социаль һәм икътисадый үсеше өчен нигез салына. Бүген дә дәүләт финанслары белән нәтиҗәле идарә итү эшен камилләштерү дәвам итә. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга керемнәр һәм түләүләрне тулы күләмдә җыю, керем чыганакларын үстерү, акча ресурсларын бик белеп планлаштыру һәм бүлү, аларны нәтиҗәле тоту – бүген финанс өлкәсе хезмәткәрләре алдында әнә шундый катлаулы бурычлар тора.Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, нәтиҗәле эш, ниятләнелгәннәрнең тормышка ашуын телим