Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кысаларында Вьетнам Социалистик Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очтрашты.
Яклар сәнәгать өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары, Россия Федерациясе регионы буларак Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнеше күләмен арттыру турында сойләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов кыскача регионның сәнәгать потенциалы турында хәбәр итте. Без 70 елдан артык нефть чыгару белән шөгыльләнәбез, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм бөтен циклны тәэмин итәбез - геология, тикшерү эшләре, бораулау, чыгару һәм нефтьне эшкәртү.
Татарстанда шулай ук 1,4 млн. тонна пластмасса (полистирол, полипропилен, АБС-пластик һ.б) җитештерелә, бу Россиядә җитештерелүче платмассаның яртысын тәшкил итә, шулай ук 640 мең тонна ситнетик каучук җитештерелә.
Машина төзелеше өлкәсендә Татарстанда “КАМАЗ” ААҖ автогиганты бар, аның җитештерү куәте елына 45 мең авто тәшкил итә һәм, базар таләпләренә карап, производствоны үстерү мөмкинлекләре бар. «Форд-Соллерс» уртак предприятиесе эшләп килә.
Шулай ук Татарстан территориясендә “Россия вертолетлары” холдингы предприятиеләренең алдынгысы – Казан вертолетлар заводы урнашкан. Агымдагы елда әлеге предприятие 105 вертолет җитештерә, алар дөньяның 80 иленә сатылачаклар.
Алга таба ул шулай ук Горбунов ис. Казан авиация-җитештерү берләшмәсе (КАПО), Казан компрессорлар заводы, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, радиоэлектроника һәм тану системалары өлкәләрендәге предприятие, «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ һәм башкалар турында сөйләде.
Татарстанда бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов 1 млн. тонналык этилен комплексын һәм «Аммоний» ААҖнең минераль ашламалар производствосы төзелешен, «Мәскәү - Казан» югары тизлекле тимер юл магистрален, шулай ук Татарстанның «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын төзүдә катнашуын атады.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы белән Вьетнам арасында товар әйләнеше - 30 млн. доллар, һәм аны үстерегә кирәк, чөнки ике якның да моңа җитди потенциалы бар. Ул республиканың икътисадый мөмкинлекләре белән урында танышу һәм элемтәләр урнаштыру өчен Татарстанга Вьетнамнам делегация визитын оештыруны тәкъдим итте.
Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре үз чиратларында шулай ук Татарстан белән Вьетнам арасында мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгытуга яхшы мөмкинлекләр барлыгын ассызыкладылр. Шул исәптән бүгенге көндә Вьетнамның “КАМАЗ” ААҖ белән мөнәсәбәтләре үсә, вертолетлар китерелә, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштырыла.
Вьетнам вәкилләре билгеләгәнчә, Вьетнам белән Таможня берлеге арасында ирекле сәүдә зонасын булдыру турындагы килешү имзалану белән илләр арасында мөнәсәбәтләр ныгый барачак.
Товар әйләнешенә килгәндә, Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, Россиягә бүген диңгез продуктлары, авлы хуҗалыгы продукциясе җибәрлә, ә Россиядән иген килә. Без бер-беребезгә преференцияләр бирә алабыз, дип билгеләделәр Вьетнам ягы вәкилләре, бу продукциянең иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ике махсус икътисадый зона – “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис” МИЗ турында да сөйләде. Ул Вьетнам ягына “Алабуга” МИЗ территориясендә тукыма һәм агач эшкәртү производстволарын оештыру мөмкинлекләрен карауны тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, якларның туризм өлкәсендә потенциаллары бик зур. Әлеге базар сегменты үсә барачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, аның үсешенә шартлар тудырырга кирәк, туры авиарейслар оештырырга кирәк, бу туристик агымны арттырырга мөмкинлек бирә – Вьетнамга да, Татарстанга да.
Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.