Татарстан Президенты: «Бюджет проекты – без башкарырга тиешле минимум»

2014 елның 12 сентябре, җомга
2015 елда Татарстан консолидацияләнгән бюджетының фаразланган табыш күләме 174,9 млрд. сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген "2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында китерелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин докладында хәзерге вакытта эшләнеп килүче 2015 елга бюджет проектының нинди параметрларга нигезләнеп төзелгәнен хәбәр итте. Федераль акчаларны исәпкә алып, 2015 елга консолидацияләнгән бюджет табышының гомуми күләме 174,9 млрд. сум булыр, дип фаразлана, 2016 елга - 183,7 млрд. сум, 2017 елга – 190,5 млрд. сум. 

2015 елга республика бюджеты табышы күләме – 141,5 млрд. сум, 2016 елга – 148,5 млрд. сум, 2017 елга – 153,4 млрд. сум. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшләнә торган бюджетны башкару зарури. «Шартлар бик кискен, әмма без бу бюджетны ноябрь аенда кабул итәргә тиеш. Бу без һичшиксез башкарарыга тиешле минимум», - дип белдерде Р.Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2015 ел бюджетында хәзерге вакыта гамәлдәге бөтен республика программалары сакланачак. «Ләкин без хәл итәргә тиешле юнәлешләр дә бар, безнең икътисад нинди булуга карап, хәл итәчәкбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. 

Аерым ул муниципаль берәмлекләр башлыкларының игътибарын расланган параметрлар нигезендә үз бюджетларын кабул итәргә итешлекләренә юнәлтте. «Барлык өстәмә табышны сез ничек кулланырга икәнен аннары соң үзегез хәл итәрсез», - диде Р.Миңнеханов. 

Ул шулай ук инвестпроектларга салым льготаларын бирү мәсьәләсенә игътибар итте. «Мин льготалар яклы. Әмма әлеге льготалар бирү кирәклеген анализларга кирәк, әлеге предприятиеләр ирешергә тиешле күрсәткечләрне билгелик, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Республика льготаларының күләме – 6 млрд. сумнан артык. Аларның күбесе дәлилләнгән, ләкин фаразланган күрсәткечләргә ирешмәгән инвестпроектлар да бар. Һәм әлеге килешүләр шартларын яңадан карарга кирәк». 

Утырышны йомгаклап, Татарстан Президенты Финанслар министрлыгына бюджет проектын әзерләргә һәм аны Дәүләт Советына кертергә йөкләде. Республиканың төп финанс документын Татарстан парламентының яңа составы үзенең беренче утырышларында кабул итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International