Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 9 аенда 133,7 млрд. сум күләмендә үзенең табышы тупланган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, табыш белән республика уңышлы эш итә, 9 айда территориядә 293 млрд. сум җыелган. Ул искәрткәнчә, бу сумманың 58 % федераль бюджетка керде.
Гомумән 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында тулаем региональ продукт 101,3 % тәшкил итте, ә сәнәгать җитештерүе индексы - 100,5%.
Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы якын арада беренче укылышта 2015 елга бюджет проектын карый. Бюджет дефицитлы булачак, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, дефицит 5,4 млрд. сум тирәсе булачак.
Без бюджетка карата буш хыяллар корырга тиеш түгел, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына районнар бюджетларын формалаштырырга тәкъдим итте, алар инде прогнозланган саннарны алганнар, бу 2015 елның башыннан барысына да үз бурычларын үти алырга ярдәм итәчәк.
ТР Президенты шулай ук ассызыклаганча, 2015-2017 елларда федераль салым законнарында үзгәрешләр булу сәбәпле, белгечләр укытуны уздырырга һәм үзгәрешләр буенча аңлатмалар алып бару кирәк (шул исәптән физик затлар мөлкәтенә салым буенча).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ел ахырына кадәр салым җыю буенча күрсәткечләр үзгәрергә мөмкин булуын билгеләде. Аерым алганда, физик затлар табышына салымны җыю буенча динамика начарая бара. ТР Президенты хәбәр иткәнчә, 13 районда әлеге салымны җыю буенча план 70% үтәлгән. Аның фикеренчә, тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм табышларны легальләштерү буенча ведомстовара комиссияләр эшен активлаштырырга кирәк. Физик затлар табышына салымны җыю “конвертта” эш хакын түләүгә бәйле булырга мөмкин, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәләгә хокук саклау һәм күзәтчелек органнарын җәлеп итәргә мөһим.
Аерым Рөстәм Миңнеханов банкрот предприятиеләргә игътибар итәргә өндәде. Ул хәбәр иткәнчә, предприятиеләрнең 23,4% зыянлы һәм банкротка чыга ала.
Октябрь-ноябрь – физик затлар салым түләү вакыты, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, ул салым органнары эшен активлаштыруны сорады. Муниципалитетларга шулай ук җир салымын җыю буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип әйтте ул.