Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари җитәкчелегендәге ИИР делегациясе Казанга ике көнлек эш визиты белән (28-29 октябрь) килде. Иран коллегалары «Казанкомпрессормаш» ААҖ, «КМПО» ААҖ сг предприятиеләре, «КАИ-Лазер» лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, алар Казан (Идел буе) федераль университеты лабораторияләрен һәм фәнни-мәгариф үзәкләрен карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, хәбәр иткәнчә, кыска гына визит эчендә Иран делегациясенә инновацион мәйданчыкларны күрсәтергә, федераль Хөкүмәт белән бергә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләргә өлгерделәр.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, ул берничә мәртәбә Иранда булган һәм ил җитәкчеләре белән очрашкан, соңгы визвт 2011 елның декабрендә булган.

«Безнең товар әйләнеше дәрәҗәсе Татарстан белән Иран арасында урнашкан мөнәсәбәтләргә туры килми, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк һәм бүген мондый мөмкинлек бар. Сез визитыгыз барышында үзегез дә моңа ышаначаксыз».

Без Татарстан җитештерүчеләре товарларын Иранга җибәреп тора алабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Ираннан да безгә товарлар килеп торсын иде.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искә төшергәнчә,Татарстан белән Иран арасында региональ дәрәҗәдә багланышлар урнашкан, аерым алганда, Иранның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе белән элемтәдә тора, ә Казан һәм Тәбриз шәһәрләре – тугандаш шәһәрләр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясенә визиты планлаштырыла.

Инновацияләр, флнни-техник өлкәдәге проектлардан кала, без мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, Иран кинематографлары даими рәвештә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашалар, Казанда Иран музыкасы концертлары, күргәзмәләр уза. Татарстан вузларының Иран вузлары белән хезмәттәшлек турында килешүләре бар, дип билгеләде ТР Президенты.

Без Иран белән хезмәттәшлек итәргә телибез, дип әйтте ул.

Үз чиратында Иран Ислам Республикасы вице-президентын Сурен Саттари очрашу барышында Россия белән Иран мөнәсәбәтләре бугенге көндә тарихи момент кичерәләр, дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы 20 елда без хәзерге кебек якын мөнәсәбәттә булмадык. Безнең элемтәләрне, хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен, без бу вакытны кулланырга тиеш, дип әйтте ул. Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекне киңәйтү – безнең беренчел максатыбыз, дип белдерде алга таба Сурен Саттари, гомумән бу безнең илләр арасында еллык товар әйләнешен 40 млрд. долларга хәтле арттырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында Сурен Саттари фәнни-техник өлкәне, мәгарифне, студентлар һәм профессор-мөгаллимнәр белән алышынуны ассызыклады.
Бүген сезнең ИТ-паркта булганнан соң, без мәгълүмат технологияләре өлкәсендә төрле дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип әйтте Сурен Саттари. Моннан тыш, безгә нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызык, дип әйтте ул. Без бу юнәлештә, Иран компанияләре һәм Татарстан Республикасы компанияләре арасында багланышлар урнаштырыр өчен, бөтен шартларны булдырырга әзер, дип белдерде Сурен Саттари.

Сурен Саттари сүзләренчә, Иран шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәхезмәттәшлеккә, шул исәптән Россиягә азык-төлек китерергә әзер. Россия Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко, үз чиратында билгеләгәнчә, бүген Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бик уңайлы вакыт. Без билгеле бер юнәлешләр буенча эшне башларга тиешбез, дип әйтте ул, Иранга чираттагы визитыбыз вакытында, без бергә эш итәргә һәм хезмәттәшлеккә әзерлек, теләк, һәм ихтыяр күрдек. Хәзер моны конкрет карарлар һәм эшләр белән ныгытырга кирәк, дип саный Андрей Фурсенко.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов, Андерй Фурсенко һәм Сурент Саттари журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International