Татарстанда «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы кабул ителде һәм гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган “Талантлар ачу” халыкара форумының пленар утырышында хәбәр итте.
“Талантлар ачу” халыкара форумы Татарстан Республикасы башкаласында 3-4 декабрьдә эшләячәк. Бу ачык фәнни-технологик мәйданчыкта талантларны үстерү белән шөгыльләнүче экспертлар, тикшеренүчеләр, остазлар, педагоглар һәм җитәкчеләр катнашты. Төп партнерлар арасында Татарстан Республикасы компанияләренең, предприятиеләренең, оешмаларының, инновацион проектларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Форум программасында пленар сессиядән тыш, проект студияләре, «Татарстан Республикасында талантларга идарәнең юл картасы («2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы проекты нигезендә) стратегик сессиясен уздыру планлаштырыла. Форумның махсус күчмә сессиясе өметле яшьләрне кадрлар агымына җәлеп итү өчен әзер торган әйдәүче компанияләребез мәданчыкларында узачак.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Минем шәһәр – Минем талант» күргәзмәсен карап чыкты, анда остазлар, төрле яшьләр проектларының лидерлары үз эшчәнлекләре нәтиҗәләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Пленар утрышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада талантлы яшьләр белән яңача системалы эшләүгә старт бирелде. «Без талантлар белән эшлибез, әмма бу эштә системалылык юк әле», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне ел ярым элек кузгаткан идек, ә бүген исә «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы расланды.
«Конкуренция факторлары күп, әмма кешеләр – иң мөһиме, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Республикабызның конкуренциягә сәләте безнең яшьләр белән эшләвебезгә бәйле».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, талантларга идарә Россиянең һәр регионы өчен мөһим була бара, һәм республика, бер үк вакытта алдынгы методикаларны өйрәнеп, үз программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге программаны гамәлгә ашырганда ике яклы багланышларны югалтмаска тырыша һәм моның өчен механизмнар каралган.
«Бүген без программаны башлап җибәрәбез, һәм мин ышанам ки, киләчәк очрашуыбызда без аңа беркадәр йомгак та ясый алырбыз, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты чыгышы азагында. – Ышанам ки, таланталарга идарә – республикабызның беренче чираттагы бурычы».