Татарстан Президенты: «Азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин ителергә тиеш»

2014 елның 5 декабре, җомга

Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, әмма ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин итүгә омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында» Татарстанның икътисадый советы утырышында хәбәр итте.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан тулысынча үзен үзе җитештергән төп продуктлар белән тәэмин итә. Ит белән тәэмин ителеш – 113%, сөт белән – 127%, йомырка белән – 154%, бәрәңге белән – 261%. Татарстанда азык-төлек сәнәгатендә 1000ләп предприятие бар, аларның йөкләнеше җитәрлек түгел, ә күбесенең продукциясе сыйфаты буенча конкурентларга бирешә.

«Без үз базарларыбызны үзебез югалтып барабыз, моңа мисаллар күп китереп булыр иде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без терлек һәм кош-корт баш исәбе буенча илдә 4 нче урында торабыз – ә ит продукциясе һәм ит җитештерү буенча 13 нче урында гына».

Шулай ук Татарстан сөт савып алу буенча алда бара, ә сөт продукциясе җитештерү буенча 4 нче урында тора.Республикада куертылган сөт җитештерелми диярлек. Көн саен республикадан 500-800 тонна сөт читкә чыгарыла, ә әзер продукция кертелә.

Шикәр чөгендере җитештерү буенча Татарстан 7 нче урында. Республикада 3 шикәр заводы эшли, әмма рафинатланган шикәр җитештерелми. 

«Татарстан башлангыч чимал белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма макарон эшләнмәләренең – 78%ы, җиләк-җимеш сокларының, консервланган яшелчәләрнең 90%ы читтән кертелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан чит илләр технологияләренә, машиналарына, җайланмаларына, селекцион казанышларына бик бәйле. «Без инкубацион йомырка, шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыгының төп өлешен читтән кертәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Шуңа бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшкәртүчеләр һәм сәүдә итүчеләр үз гамәлләрен бер-берсе белән килештерергә, булган инвестицияләр чыганакларын билгеләргә, яңадан җиһазландыру буенча “юл картасы” булдырырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Татарстанда уңай күренешләр дә бар, мәсәлән, җиләк-җимеш кластеры булдыру.

Казандагы агросәнәгать паркы, аның фикеренчә, әйбәт проект, әмма аны үстерергә кирәк. «Ул сәүдә үзәге генә булырга тиеш түгел, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүче реаль алым, реаль урын булырга тиеш, алар анда үз продукциясен сата алырга тиеш», - диде Р.Миңнеханов.

Ул республика продукциясенең федераль сәүдә челтәрләренә аз чыгарылуын әйтеп үтте. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукция сыйфатын арттырырга кирәк. «Безгә сыйфаты әйбәт булган һәм яхшы итеп төргәкләнгән, конкурентлыкка сәләтле бәядә булган продукт кирәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ә без тиешле проектларга ярдәм күрсәтәчәкбез».

Ниһаять, Рөстәм Миңнеханов продукцияне фальсификацияләү белән көрәш эшен көчәйтергә өндәде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чыгышында млрд. сумнан да ким булмаячак, бу былтыргыд 2,8% артыграк. Республикадан читкә ел саен 20 млрд. сумнан артык күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарыла.

Шул ук вакытта 2013 елда продуктлар буенча берәмләп сату күләме 300 млрд. сум тәшкил итте, ягъни Татарстан продуктларына әлеге сумманың яртысы гына туры килде. «Бу бик зур өлеш һәм безгә аны үз продукциябезгә алыштырырга кирәк», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

«Продукциянең төп төрләре белән республика тәэмин итсә дә, без шуның хәтле ук читтән кертәбез», - дип белдерде министр. Производствоны арттыру өчен мөмкинлек бар. Татарстанда эре казылык производстволарының яртысына якыны эшләмичә тора, куертылган сөт җитештерелми, ә бит Татарстанда сөт тә, шикәр дә бар.

Бу эшләнеп бетмәүнең ике сәбәбе бар – агрессив маркетинг сәясәте булмау һәм продукциянең түбән сыйфаты. Шуңа күрә министрлык производство көчен 80 %ка кадәр җиткерү, җитештерүне модернизацияләүнең “юл картасын” булдыру, үз продукциябезне активрак алга этәрергә.

Утырыш барышында берничә агросәнәгать һәм эшкәртү тармагының эре компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясады. “Просто молоко” идарә компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Марат Муратов докладында федераль җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре ягыннан намуссыз конкуренция барлыгы турында хәбәр итте һәм Татарстаннан табигый сөтне читкә чыгаруны чикләргә өндәде, аны республикада эшкәртергә кирәк.

Әмма Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хупламады. «Мин чикәүләр яклы түгел. Кеше сөт җитештергән һәм сата алган икән – бу болай да әйбәт, - дип саный ТР Президенты. – Без “базарчылар”, тыюлар кертеп без уңышка ирешә алмыйбыз. Без ачык һәм конкурентлыкка сәләтле булырга тиешбез, ләкин базар мөнәсәбәтләрен тыярга ярамый. Бөтенесенә дә тигез, аңлаешлы, ачык кагыйдәләр булырга тиеш». 

Федераль сәүдә челтәрләренә альтернатива буларак Рөстәм Миңнеханов якын тирәдә урнашкан кибетләр ачарга, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга тәкъдим итте.

Икътисадый совет утырышына йомгаклар ясап, Татарстан Президенты профильле министрлыклар һәм ведомстволарга “Сәүдә турында” федераль законга өстәмәләрне эшләүдә эшендә актив катнашырга, сәүдә челтәрләре белән элемтәләрне ныгытырга, Татарстан сөтен читкә сатуга ачыклык кертергә йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International