«Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ Директорлар советы, шулай ук «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышы узды

2014 елның 6 декабре, шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ Директорлар советы, шулай ук «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырышта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, «Махсус икътисадый зоналар» ААҖ генераль директоры Виталий Милявский, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов, «Иннополис университеты» АКО директоры Дмитрий Кондратьев, «Иннополис Университеты» АКО ректоры Александр Тормасов, «Иннополис» СҖТ МИЗ » генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгышында билгеләгәнчә, мондый киң составта Директорлар советы беренче мәртәбә җыелды. Ул «Иннополис» проекты тарихын искә төшерде. 2012 ел нояберендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда «Иннополис» МИЗ оештырылу турында карар имзалады. 2012 ел декаберендә «Иннополис университеты» АКО теркәлде, ә 2013 елның июнь аенда университет беренче студентларына ишекләрен ачты. Роман Шәйхетдинов шулай ук искәрткәнчә, 2016 елда «Иннополис» мәйданчыгында Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) узачак.

Директорлар советы әгъзалары «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ финанс эшчәнлекләре, «Иннополис» территориясендә объектлар төзелешен тәэмин итү турында отчет тыңладылар.

«Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов хәбәр иткәнчә, «Иннополис» МИЗ» ААҖ подрядчылар белән 4,88 млрд. сумга контрактлар имзалаганнар, 18 ачык конкурс уздырылды, алар саны ел ахырына кадәр 28гә җитәчәк. 2015 елда беренче пуск коплексының бөтен объектлары гамәлгә кертеләчәк, резидент-компанияләр җәлеп ителәчәк, «Попов» технопаркын ачалар. 2015 ел ахырына беренче технопаркта 7 резидент-компания эшлиячәк дип көтелә, 1070 эш урыны булдырыла, фаразланган керем күләме 1,29 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров билгеләгәнчә, объектлар гамәлгә кертелеп, шәһәргә кешеләр күчә башлагач, «Иннополис» территориясенә күчәргә теләк белдергән компанияләр бар.

«Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов «Иннополис» Университетының объектлары төзелү турында хәбәр итте (дүрт торак корпус, спорт комплексы, укыту-лаборатория корпусы һәм башкалар). Хәзерге вакытта укыту-лаборатория корпусында эчтән төзекләндерү эшләре алып барыла. Спорт комплексы бинасын 2015 ел мартында гамәлгә кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тышкы эшләр тәмамланып килә.

Шуннан Директорлар советы 2015 елга «Иннополис» ААҖ бюджетын расладылар.

«Иннополис Университеты» АКО ректоры Александр Тормасов хәбәр иткәнчә, «Иннополис» Университеты бюджет акчаларын җәлеп итмичә булдырылды, бары һәйрия һәм иканәчеләр акчаларына. 2022 елда вузда 5 меңнән артык студент укый алачак (шул исәптән 4 мең бакалавр, 1 мең магистр), профессорлар һәм доцентлар саны 500 кеше булачак. Безнең максат – дөнья дәрәҗәсендәге университет булдыру, дип әйтте ул, укыту инглиз телендә алып барылачак.

Хәзерге вакытта «Иннополис» Университетында 25 студент Software Engineering магистратура программасы буенча белем ала, аларның 85% Россиядән, калганнары Казахстан, Украина, Колумбия һәм башка илләрдән. Университетта өч фәнни-тикшеренү лабораториясе эшли. «Иннополис Университеты» 2015 елда беренче массалы укытуны башларга әзер, һәм программа белән тәэмин итүне эшләү программалары буенча», - дип әйтте Александр Тормасов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген башка илләрдә хосусый университетлар тәҗрибәсен өйрәнү мөһим. Уңай мисал буларак ул Төркия Республикасындагы «Билькент» университетын атады.

«Бүгенгә иң мөһиме – кешеләр, кешеләр капиталы, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без киләчәк заман продуктларын булдырачак кешеләрне тәрбияләвебез һәм укытуыбызны күрсәтергә тиеш».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Иннополис» проекты - перспектив, федераль дәрәҗәдә хуплана. «Иннополис» - бу торак һәм офис корпуслары гына түгел, бу, беренче чиратта, заманча белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәге.

Алга таба «Алабуга» махсус икътисадый зона үсешенең перспективалары турында «Иннополис» СҖТ МИЗ » генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. Бүген «Алабуга» МИЗ - 42 резидент-компания, 4500 эш урыны. МИЗга инде 78 млрд. сум инвестицияләр кертелде, 115 млрд. сумга продукция җитештерелде, салымнар һәм түләүләр күләме 9,3 млрд. сум тәшкил итте. Зонаның төп резидентлары - «Форд – Соллерс», «Роквул», «Кастамону Интегрейтэд», «Таркья Гласс Рус» һәм башка заводлар.

Тимур Шаһивәлиев «Алабуга» МИЗның алга таба консерватив һәм киметелгән планын тәкъдир итте. Алга таба үсешнең консерватив планы буенча 2023 елда резидентлар санын 60ка җиткерү көтелә, икътисадый зона мәйданы 4 мең гектар булачак, 8 мең эш урыны булдырылачак. Ул ассызыклаганча, үсешнең киметелгән планы әлеге саннарның сизелерлек үсешен күз алдында тота.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның алга таба үсеше максималь рәвештә тизләтелгән темплар белән гамәлгә ашырылга тиеш. Президент Без бу мәйданнан файда күрәбез, дип әйтте ул, ул үзен аклады, һәм бүген «Алабуга» МИЗ потенциаль резидент-компанияләр өчен чыннан да кызыклы, һәм гомумән икътисадка кызыклы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International