Премьер-министр агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан пенсияне билгеләүнең яңа тәртибен гамәлгә кертү, гражданнарга пенсия исәпләнүнең яңа формуласын аңлату буенча җитди әзерлек эше алып барылганын, хезмәткәрләрнең әзерлек узуын билгеләде. “Йөкләмә зур булса да, сезнең эш барышыннан канәгатьбез. Төп бурыч – халыкка якынрак булып, уңайлы шартлар тудыра, аларга яңалыкларны аңлаешлы итеп җиткерә белү. Сез моны булдырасыз, Россия төбәкләре арасында алдынгы булуыгыз да юкка гына түгел. Татарстан лидерлык позициясен саклап кала алыр дип өметләнәм”, - диде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы Пенсия фонды алдында бурычлы булган бюджет предприятиеләре мәсьәләсенә тукталып: “Без бу бурычны хәл итүгә ирештек, һәм бу бик яхшы – 60 млн сумга якын бурыч тулысынча түләнгән. Бу эшне алга таба да максатчан төстә дәвам иттерергә кирәк. Бу Финанслар министрлыгының, башка министрлык һәм ведомстволарның да бурычы. Киләчәктә бюджет учреждениеләренең Пенсия фонды алдындагы бурычлары төшенчәсе тәҗрибәдән бөтенләй юкка чыгар дип ышанам. Министрлыклар да бу мәсьәләне контрольдә тотарга тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: