Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын кабул итте. Шундый ук планнарны Россия Федерациясе субъектлары да раслады. Татарстанда бу өлкәдә җайга салу функциясен Икътисадый советка йөкләделәр һәм бүген утырышта республиканың кризиска каршы планы проекты каралды.
«Минемчә, кризиска каршы чаралар оперативрак күрелергә тиеш. Безнең министрлар Мәскәүдәге коллегалары белән актив эшләргә тиеш. Шул ук вакытта Мәскәү безнең өчен барысын да эшләр дип көтеп ятарга да ярамый – һәркем үзе өчен үзе җавап бирә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге ситуациядә кайбер Татарстан предприятиеләре конкуренциягә чыдамлырак була башладылар. «Әйләнеш капиталы проблемасы бар, кредитлау проблемасы килеп чыкты, әмма конкурент өстенлекләр дә бар бит», - диде Р.Миңнеханов.
Мисал итеп, ул бүген узган «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышын китерде, анда гомуми хакы 36 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла. «Инвестицияләр җәлеп итү – кризиска каршы чараларның иң җитдиләреннән берсе», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
«Һәр шәһәрдә, һәр районда, һәр предприятиедә ситуациянең асылына төшәргә, кешеләр белән сөйләшергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утрыршта катнашучыларга. – Квалификацияле кадрларны саклап калырга кирәк, безнең бу җәһәттән шактый тәҗрибәбез бар».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, республикабыз предприятиеләре булган позицияләрен саклап калырга һәм яңа юнәлешләрне үзләштерергә тиеш. «Безнең перспектив базар – импортны алмаштыру», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Кризиска каршы тәкъдим ителүче чаралар турындагы нотыклар белән кайбер министрлыклар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстан АСК 9,1 млрд. сум күләмендә федераль ярдәм көтә, шул исәптән 7,7 млрд. сумы – кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хезмәт базары торышы һәм федераль үзәк тәкъдим итүче кризиска каршы чаралар турында хәбәр итте.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгышыннан соң Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, иң авыры машина төзелеше комплексына төште, оборона заказы булмаган өлешендә бигрәк тә. Р. Зарипов китергән күрсәткечләргә караганда, 2015 елда Татарстанда дәүләт оборона заказы күләме 30%ка артачак.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көнгә барлык кабул ителгән программалар һәм барлык бюджет йөкләмәләре үз көчендә кала.