Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге алдына куйган төп бурычларның берсе шул. Бүген ул Буа муниципаль районы Советының муниципалитетның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2015 елга бурычлар билгеләү темасына багышланган утырышында катнашты. Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Чара башланганчы, утырышта катнашучылар районның эре сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.
Утырышта район башлыгы Азат Айзатуллов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, узган ел районның социаль-икътисадый үсеше буенча төп күрсәткечләренең күбесе уңай динамикага иреште. Аерым алганда, районның тулаем территориаль продукт күләме 2013 елгы күрсәткечләр дәрәҗәсенең 105 проценттан артыгы булган, бу республиканың уртача күрсәткечләреннән югары дигән сүз.
А.Айзатуллов ассызыклаганча, район икътисадының иң мөһим тармагы – агросәнәгать комплексы, ул “Ак Барс” холдинг компаниясенең 5 эре агрофирмасы, 9 мөстәкыйль авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 68 ферма хуҗалыгыннан формалашкан. Район башлыгы, узган ел мөгезле эре терлекнең баш санын 4 процентка арттыруга ирештек, дип белдерде. Былтыргы нәтиҗәләр буенча районда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3 млрд 529 млн сум тәшкил иткән, бу 2013 ел нәтиҗәләренә караганда 17 процентка күбрәк. Агросәнәгать секторында уртача хезмәт хакы 16 процентка арткан һәм 15,2 мең сум тәшкил итә.
ТР икътисад министры Артем Здунов утырышта 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Бу стратегия кысаларында Буа районының төп бурычы турында сөйләгәндә, муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм шулай ук күрше төбәкләрдән дә резидентларны җәлеп итү төп өстенлекләрне берсе, дип билгеләп үтте ул. Быел районда бер хуҗалык базасында беренче индустриаль мәйданчык булдыру планлаштырыла. Татарстанда быел андый мәйданчыклар саны 40 тан артык булырга тиеш.
Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында индустриаль мәйданчыкларга ихтыяҗ зур булачагына ышаныч белдерде. “Биредә кешеләр бизнес белән шөгыльләнә белә. Шуңа күрә кече бизнеска актив ярдәм күрсәтү кирәк. Сездә зур сәнәгать предприятиеләре юк, ә кече һәм урта бизнес барлыгы 23,7 процент кына тәшкил итә. Бу күрсәткеч 50-60 проценттан да ким булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты районның төп проблемалары арасыннан тискәре демографик вазгыятьне билгеләп үтте. Узган ел районда 547 бала туган, ә 695 кеше вафат булган. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф өлкәсендә түбән нәтиҗәләрен тәнкыйтьләде. Буа районы республика муниципалитетлары арасында гомуми белем бирү сыйфаты рейтингында 43 нче урынны били. “Буа районы көчле потенциалга ия. Ничек сез артта кала аласыз? Сездә бөтен инфраструктура да бар, - диде ТР Президенты. - Оят, хурлык”, - дип ризасызлык белдерде Рөстәм Миңнеханов, районның мәгариф бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп.
“Гомумән, район зур потенциалга ия һәм биредә оешкан төстә эшли беләләр, дип саныйм. Мин билгеләгән кече һәм урта бизнес проблемаларын, белем сыйфаты мәсьәләләрен хәл итә алачагыгызга ышанам”, - диде ТР Президенты.
Утырыш тәмамланганда, Рөстәм Миңнеханов Буа районы хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.