Татарстанда 2014 елда авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе 2,3 %лык үсеш белән 188,8 млрд. сум тәшил итте

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елда авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе 2,3 %лык үсеш белән 188,8 млрд. сум тәшил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның 2014 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган бурычларга багышланган коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия утырышы “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, берничә муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыклары предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясенең 100,3 млрд. сумы, ягъни 53%, терлекчелеккә туры килде.

Үсемлекчелек продукциясен җитештерү өлкәсендә 2014 елда хуҗалыкларның бөтен төрләре буенча бөртеклеләр эшкәртүдән соң 3,37 млн. тонна тәшкил итте (ягъни былтыргы дәрәҗәгә карата 129%), яшелчә - 357 мең тонна (108%), бәрәңге -1,73 млн. тонна (99,5%), шикәр чөгендере - 1,41 млн. тонна (67%).

2014 елда терлекчелек продукциясе динамикасы хуҗалыкларның бөтен төрләре буенча түбәндәге: сөт 1729 мең тонна җитештерелгән (былтыргы дәрәҗәгә карата 101%), терлек һәм кошлар тере килеш авырлыгы буенча 481,1 мең тонна үстерелгән (100,2%), тавык йомыркасы 1105 млн. данә (102,9%).

Марат Әхмәтов шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары буенча финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 2013 елда акчалата керем 63,9 млрд. сум булса, 2014 елда – 71,5 млрд. сум, шул исәптән бер хезмәткәргә 2013 елда - 906 мең сум, 2014 елда – 1102 мең сум. Хисап бирүче хуҗалыклар саны 2013 елда 486 берәмлек булган, 2014 елда – 426 берәмлек, шулардан табышлылары 2013 елда из них прибыльных в 2013 году 383, 2014 елда – 402.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, субсидияләрсез тармак рентабельле була алмый. 2013 елда хисап тотучы хуҗалыклар буенча, субсидияләрне исәпкә алмыйча, рентабельлек минус 15,7% тәшкил итте, 2014 ел нәтиҗәләре буенча рентабельлек - 0,6%.

Коллегиягә нәтиҗәләр ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы ел булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эше гомумән ихтирамга һәм рәхмәткә лаек дип белдерде. Алдынгы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International