Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Тарихыбызда бик тә әһәмиятле һәм иң мөһим бәйрәм белән - Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 70 ел тулу белән Сезне чын күңелдән котлыйм! Сугыш дәхшәте кагылып узмаган бер генә гаилә дә юк. Безнең республика территорясеннән генә дә фронтка 700 мең кеше киткән, аларның бары тик яртысы гына кире әйләнеп кайта алган. Финансистларыбыз җилкәсенә төшкән авырлыклар да әйтеп бетергесез. Аларга сугыш чорында бюджетны үтәп, тылда да хезмәт иткәннәр. Финанслау да, ә эш вактытыннан соң авыр бүрәнәләр белән тутырылган баржаларын бушату да финансист хатын-кызларыбыз җилкәсенә төшкән. Бөек Җиңү көнен якынлаштыру өчен алар көне-төне эшләгән.
Сезгә тыныч гомер, бәхет һәм сәламәтлек телим! Күгебез һәрвакыт тыныч булсын, тормышларыбыз имин булсын!
Татарстан Республикасы Финанслар министры,
Р.Р.Гайзатуллин