Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуда I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумының пленар утырышында катнашты

2015 елның 5 июне, җомга

Россия үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итә ала. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында «Яңа икътисадый шартларда Россиянең азык-төлек иминлеге» пленар утырышында хәбәр итте.

Дмитрий Медведев шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген ипортны алмаштыру курсы нәтиҗәләре тулаем эшли.

Форумда катнашучылар арасында – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Көньяк федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Устинов, Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачёв, регионнар башлыклары, аграр предприятиеләр һәм хуҗалыклар, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фәнни бергәлек һәм профиль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртәбез, форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).

Форум түбәндәге юнәлешләр буенча бара: азык-төлек иминлеге контекстында актуаль проблематиканы эксперт тикшерүе; илнең азык-төлек иминлеге дәрәҗәсен арттыру буенча рекомендацияләр әзерләү; АПС өлкәсендә импортны алмаштыру җитештерүләрен үстерү буенча һәм юлдаш тармакларда, ил җитештерүчеләре мәнфәгатьләрендә милли азык-төлек базарын яклау буенча карарлар эшләү.

Форумда Россиянең әйдәүче азык-төлек регионнары – Краснодар, Ставропольск крайлары, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Белгород, Волгоград, Воронеж, Брянск, Курск, Липецк, Саратов өлкәләре, Мордовия һәм башкалар катнаша – барлыгы Россиянең 30дан артык субъекты.

Бүген утырыш башланыр алдыннан Дмитрий Медведев рәсми затлар озатуында регионнар экспозицияләре белән танышты.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы стендында үз продукциясен «Татспиртпром» ААҖ, «Просто молоко» УК, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» ААҖ, «Нэфис», «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Челны Бройлер» ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International