Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисында булдылар

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисында булдылар.

«Яңа Тура»га Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Чаллы шәһәреннән килделәр, анда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Искәртәбез, Зеленодольск Россиянең 300дән артык муниципаль берәмлеге белән беррәттән моношәһәрләрнең махсус федераль исемлегенә кертелгән иде. Зеленодольск өчен «Яңа Тура» инвестицион проекты – икътисадны диверсификацияләү мөмкинлеге.

Моношәһәрләрне үстерү фонды аша Зеленодольскка субсидияләр бирү турында 2015 елның апрелендә карар чыгарылган иде. Зеленодольскны модернизацияләү моделе сыйфатында сәнәгать-логистика зонасы – «ЯңаТура» технополисын оештыру күз алдында тотыла. Проектның төп максаты – икътисадны диверсификацияләү, Зеленодольскның шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләренең бюджетка тулаем таянуыннан һәм социаль бәйлелегеннән котылу.

Рөстәм Миңнехановка һәм Максим Акимовка «ЯңаТура» технополисын үстерү проекты тәкъдир ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International