"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" медале белән статс-секретарь- РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов бүләкләнде, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән Федераль медик-биология агентлыгының (ФМБА) спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы Юлия Мирошникова бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Геннадий Алешинга, РФ спорт министрлыгының хокукый департаменты директоры урынбасары Ирина Андреевага, РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариевка, Россия Синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Ольга Брусникина, Россия Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Валерий Кузьмин, РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгының урынбасары Алексей Лаврищев, ФМБА җитәкчесе Владимир Уйба, Федераль таможня хезмәтенең таможня теркщве һәм таможня контролен оештыру баш идарәсе башлыгының урынбасары Михаил Числов, Россия Судагы поло федерациясе президенты Евгений Шаронов һәм Россия Синхрон йөзү федерациясе президенты Николай Шутовка тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләре Россия Олипия комитеты президенты киңәшчесе Владимир Васинга, РФ спорт министры урынбасары, Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе урынбасары Павел Колобковка, РФ спорт министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү департаменты директоры Алекандр Росляковка, РФ спорт минисрлыгының футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнүне координацияләү департаменты директоры урынбасары Владимир Матлашевский, РФ спорт министрлыгының бюджет процессын оештыру департаменты директоры урынбасары Елена Цехановага белдерелде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәте "Мастерс" йөзү федерациясе президенты Александр Даниловка тапшырылды.