Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар Илкүләм технологик инициатива мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам иттеләр. Искәртәбез, Илкүләм технологик инициативаның төп концептуаль нигезләмәләре моңарчы 2015 елның 9 июнендә Иннополиста, Казанда каралган иде.
Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «бу бурычлар гади тармак темасы кысаларыннан чыга». Аның сүзләренчә, бүген икътисадны чимал икътисадыннан инновационга үзгәртеп корырга кирәк.
«Безгә диверсификация һәм яңа сәнәгать технологияләре кирәк. Яңа технологик базарларны формалаштыру мөмкинлекләрен ычкындырырга ярамый», - дип белдерде Дмитрий Медведев.
Ул шулай ук искәрткәнчә, октябрь азагында Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә «Ачык инновацияләр» форумы башланачак. Форум дүртенче мәртәбә уза, аңа Россия инноваторлары, инвесторлары, галимнәре һәм эшкуарлары, шулай ук чит ил кунаклары чакырыла.
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, форумның беренче көнендә перспектив базарларны үстерү буенча бүген каралган «юл карталары» тәкъдир ителәчәк.
Илкүләм технологик инициатива «юл карталарын» килештерү һәм гамәлгә ашыру тәртибе турындагы нотык белән Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов чыгыш ясады.
Утырышта нотык белән шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да чыгыш ясады.
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышы турында төгәлрәк - http://government.ru/news/20118/.