Финанслар министры Антон Силуанов РФ төбәкләре әҗәтләрен тотуга мораторий кертүгә каршы.
"Әҗәтләрне ничек кенә катырсаң да, алар башка идеология барлыкка килүгә китерәчәк. Моңа кадәр алынган кредитлар буенча түләргә кирәкми икән, димәк яңа җәлеп ителүче бурычлар буенча да түләү дә кирәк булмыячак", - дип белдерде министр, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитетының сишәмбе көнне узган утырышында чыгыш ясап.