Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга Татарстан бюджеты проекты, кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.
Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. Бюджет турындагы закон, имзалау өчен, Татарстан Президентына юлланачак. Рәсми төстә басылып чыккач, ул үз көченә керәчәк.
Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин киләсе елга Татарстан бюджеты законының агымдагы елда 17 октябрьдә Дәүләт Советы сессиясендә беренче укылышта кабул ителгәнен искәртте. Беренче укылыштан соң, 2016 елга ТР бюджеты кереме күләме 158,9 млрд сум күләмендә фаразланган иде, чыгымнар - 164,7 млрд сум, дефицит – 5,8 млрд сум. “Әлеге закон проектына карата 280 төзәтмә килеп иреште, Министрлар Кабинетыннан 263 төзәтмә, парламент депутатларыннан 17 төзәтмә кабул ителде”, - дип белдерде комитет рәисе.
Леонид Якунин сүзләренә караганда, закон проектын икенче укылышка әзерләү процессы барышында, Дәүләт Советы депутатлары республика Хөкүмәте белән кертелгән тәкъдимнәр буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылган. “Төзәтмәләр Финанс министрлыгы тарафыннан дикъкать белән өйрәнелде, Хөкүмәт тарафыннан каралды. Аларның кайберләре буенча карарлар кабул ителә, министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле боерыклар бирелде”, - дип белдерде Леонид Якунин.
Комитет рәисе әйтүенчә, нәтиҗәдә, депутатлар тарафыннан 6 төзәтмә төшереп калдырылган. Калган 274 төзәтмәнең 9ы кире кагуга, 264 сы кабул итүгә тәкъдим ителә. Шул рәвешле, башта кабул ителүгә тәкъдим ителгән төзәтмәләр каралды. Алар аерым бер блокларга тупланган. Беренче блок федераль бюджеттан 1 млрд 715 млн сум күләмендә өстәмә, бюджетара трансфертларны чагылдыручы 105 төзәтмәдән гыйбарәт. Беренче чиратта, бу бюджет өлкәсендә эшләүче аерым бер хезмәткәрләрнең эш хакын арттыруга дотацияләр. 700 млн сумнан артык акча авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә сарыф ителәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә чыгымнар 437 млн сумга арта. Башка социаль түләүләр суммасы да арта. Федераль бюджеттан “Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” комплексы проектын тәмамлауга 400 млн сум акча бүлеп бирелгән.
27 төзәтмәдән торган икенче блок дәүләт программалары һәм аның чараларын тәгаенләү, бергәләп финанслау шартларын үтәү белән бәйле. “2014-2020 нче елларга гражданнарга социаль ярдәм программасы чаралары үзгәрүгә бәйле рәвештә, төзәтмәләр нигезендә дәүләт программасының бүлендек программалары буенча ассигнованиеләр таратып бүленәчәк, ди Якунин.
53 төзәтмәдән торган өченче блок быел сентябрь-октябрь айларында кабул ителгән норматив-хокукый актларга кагылышлы.
Дүртенче блокны 78 йомгаклау төзәтмәсе тәшкил итә. “Әлеге төзәтмәләр 2016 нчы ел бюджеты дефицитын үзгәртми, керем һәм чыгым өлешен арттырмый. Бары тик федераль бюджет тарафыннан юнәлдерелгән 1 млрд 815 млн сум күләмендәге сумма искәрмә булып тора. “Үзгәрешләр объектив характерга ия”, - дип комитет рәисе Леонид Якунин төзәтмәләрне кабул итәргә тәкъдим итте.
Кире кагуга тәкъдим ителгән төзәтмәләргә килгәндә, Леонид Якунин әйтүенчә, алар бюджетның чыгым өлешен 3,7 млрд сумга арттыра, бер төзәтмә аерым бер тармакны финанслауга планлаштырылган чыгымнарны киметә.
Леонид Якунин бюджет проекты турында фикер алышуны төгәлләп, аның төп күрсәткечләрен атап үтте. Шул рәвешле, 2016 нчы елда керемнәр 160 млрд 598 млн 427 мең 500 сум, чыгымнар 166 млрд 431 млн 376 мең 900 сум, дефицит 5 млрд 832 млн 949 мең 400 сум тәшкил итәчәк.
“Быел саллы эш башкарылды. Бюджет гади түгел. Әле аңа берничә тапкыр кире кайтырбыз. Акча кысан булганда шактый авыр. Проблемалар аз түгел. Киләсе ел бюджеты безне экономияле режимда яшәргә, акчаны тиененә кадәр бәракәтле тотарга мәҗбүр итәчәк”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын.