Патент турындагы законга үзгәрешләр кертелә

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Фининс министры Радик Гайзатуллин тәкъдиме белән, Дәүләт Советы “ТР территориясендә патент системасындагы салымнар кертү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карады.

Министр әйткәнчә, патент системасы турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү зарурилыгы федераль законнарга кертелгән яңалыклар белән аңлатыла. Алар исә патент системасына нигезләнгән салымнар белән эшләүче эшкуарларның эшчәнлек төре исемлеген тагын 16га арттырдылар. Шуңа күрә Татарстанда эшләүчеләрнең эшчәнлеге исемлеге дә тулыландыра.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов, комитет исеменнән, әлеге закон проектын тулаем кабул итү турында тәкъдим кертте.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International