Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында төбәк юлларында зур йөк машиналарын йөртүнең нәтиҗәләрен тикшерү буенча эшче төркем булдырырга дигән карар кабул ителде. Әлеге тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте.
Искәртеп үтәбез: 15 ноябрьдән алып РФның барлык федераль трассаларында да авырлыгы 12 тоннадан арткан зур йөк машиналарыннан түләү алу системасы гамәлгә кертелде. 2015 елның 15 ноябреннән алып 2016 елның 29 февраленә кадәр, транспортның күпме юл узуына бәйле рәвештә, 1,5293 сум/км тарифы буенча түләү каралган. 2016 елның 1 мартыннан исә бу 3,06 сум/км тәшкил итәчәк. Җыйналган акча федераль юл фондына (елына 40 млрд сум) тупланачак.
“Закон үз көченә керде. Без төбәк юллары хакында уйларга тиеш. Алар бит мондый төр транспорт өчен эшләнелмәгән. Бу автомобиль агымы безнең юллардан агылачак. Зур йөк машиналарының юлларны җимерүе барыбызга да мәгълүм. Федераль карар нигезендә начар нәтиҗәләрдән качар өчен без чаралар күрергә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшче төркем составына Президент ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт автоинспекциясе, ТР Муниципаль берәмлекләр вәкилләрен кертергә тәкъдим итте.