Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Инвесторлар клубы» утырышында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче эре инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.
Чараның модераторы – «ТЯГ «Яңа гасыр» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов.
Татарстан Республикасының 2015 елдагы инвестицион эшчәнлеге йомгаклары турында махсус видеофильм күрсәтелде.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан җитәкчелеге инвесторлар белән бергәләшеп эшләү өчен яңа формалар эзли. Турыдан-туры элемтә булу мөһим, бигрәк тә чит илләр инвесторлары белән, диде ул. «Теге яисә бу илнең үзенчәлекләре нинди дә булса дәүләтнең үзендә бизнес алып бару өчен беркадәр киртә булырга мөмкин. Бигрәк тә Россия Федерациясендә, чөнки анда күптән түгел социалистик строй иде, ә хәзер ул базар мөнәсәбәтләренә күчте. Әлбәттә, хокукый базаның туры килүендә, безнең базар мөнәсәбәтләре кору ниятләребездә җитешсезлекләр бар һәм күп кенә нәрсәләрне аяк өсли хәл итәргә туры килә. Ышанам ки, мондый мәйданчык эшләребез турында да, булган җитешсезлекләребез турында да фикер алышырга ярдәм итәчәк», - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Валюта тирбәнешләре, Көнбатыш санкцияләре, бәясен гаять тиз югалтучы нефть, чит илләр технологияләрен һәм капиталын үзләштерү мөмкинлеге кыенлашу эшебездә билгеле бер проблемалар тудыра, дип таный Рөстәм Миңнеханов. Икенче яктан караганда, мондый катлаулылыклар креатив инвесторлар өчен конкурент өстенлекләр дә тудыра.
«Безнең бурыч – сәяси яктан һәм илебездәге барлык ситуацион моментларга карамастан, үзебезгә, шулай ук бизнесыбызга ярдәм булачагына ышандыра алу. Килешүләр кысаларында инвесторларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелүенә аларны ышандыру. Бүген теләкләрегез һәм тәкъдимнәрегез турында рәхәтләнеп сөйләвегезне телим. Монда минем барлык хезмәттәшләрем: мэр, министрлар, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре. Без бер йөкне җигелеп тартабыз, чөнки сезнең бизнес уңышы – безнең республика уңышы да», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, сәяси аспектлар икътисадый мөнәсәбәтләрдә чагылмаска тиеш. Татарстан Республикасы территориясендәге барлык чит илләр предприятиеләре – Россия Федерациясе резидентлары, диде ул, ягъни тулы канлы Россия предприятиеләре. «Анда эшләүче белгечләрнең 95%ы –Татарстан һәм Россиянең бүтән төбәкләре вәкилләре. Алар җитештерә торган продукт импортны алмаштыра», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яхшы лаеклы мөнәсәбәтләр киләчәктә сәяси каршылыкларны тизрәк хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Аннары Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул Татарстанның яңа инвестицион порталы турында сөйләде.
Шуннан соң инвесторлар үзләре сүз алды. «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Евдокимов Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аннары кыскача гына компания ирешкән уңышлар турында сөйләде.
«Haier» суыткыч җайланмалары чыгару заводы директоры Ванг Шоужун белдергәнчә, 2016 елда Татарстанны чираттагы уңышлар көтә, ә Кытай компаниясе моңа үзеннән өлеш кертәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, завод төзелеше 90%ка тәмамланган инде.
Татарстан Республикасы бюджетына үтеп баручы елда «Юит Казан» Финляндия компаниясе 28 млн. сум керткән, ул торак йортлар төзи. Компаниянең генераль директоры Владимир Сорокин белдерүенчә, быел 16 мең кв. метрлы 2 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган, тагын 3сендә эшләр бара.
В. Сорокин ТР Госстройнадзор җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, йортларны тапшыруның төгәлрәк графигын эшләргә үтенде. Шулай ук ул «ТР Инвесторлар клубы»на оештыру-хокукый статус бирү тәкъдиме белән чыкты.
Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага әлеге хокукый рәвешне әзерләргә кушты.
Аннары чит илләр инвесторлары федераль ярдәм чаралары белән кызыксындылар, 2016 елда алар озайтылачакмы, дип сорадылар. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә, субсидияләү системасы үз эшен киләсе елда да дәвам итәчәк.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар даими рәвештә булырга һәм кварталга бер мәртәбә уздырылырга тиеш.