Безгә Татарстан чикләрен төгәл билгеләү зарур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль теркәү, кадастр һәм картография дәүләт хезмәте идарәсене коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм элемтә министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инстпектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.
Ведомствоның 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе - ТР баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров хәбәр иткәнчә, хисап елында җир теркәү законнарын үтәү буенча 12 мең тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 9,5 мең хокук бозу ачыкланган, 49 млн. сум күләмендә административ штрафлар салынган. Ведомство башлыгы сүзләренчә, республика территориясендә 2015 елда 200дән артык ком чыгару урыны ачкланган, аларның 168 дәүләт милкендә булган кишәрлекләрдә урнашкан. Оешмаларга һәм вазифаи затларга 3 млн. артык штрафлар салынган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, җирләрне законсыз файдалану мәсьәләсен катыгый хәл итәргә кирәк. "Законсыз карьерлар җирле идарә органнарының күз йомулары аркасында барлыкка килгән очраклар бар. Әлеге тәртипсезлекне бетерергә кирәк. Табигать казылмаларын чыгару законлы тәртиптә генә алып барылырга тиеш, алга таба җирне рекультивацияләү белән", - диде ул.
Азат Җаббаров сүзләренчә, республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләрне булдыру һәм документларны электрон төрдә бирү сервисын эшләтеп җибәрү Идарәш эшенә уңай тәэсир итте. Хәзерге вакытта дәүләт теркәве буенча документларны кабул итү һәм гражданнарга бирү КФҮдә башкарыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күп функцияле үзәкләрне булдыру буенча күп эш башкарылган, ләкин тукталырга кирәкми. "КФҮ үзләренә кадастр паспортларын бирү һәм башка өстәмә эшләрне дә алырга тиешләр", - диде ул.
ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мөзәффәрова докладында кадастр картасында Татарстан чикләре булмавын ассызыклады. "Ник без әлегә кадәр бу сорауларны карамадык? Хәтта Марий-Эл әлеге эшне узган елны ук башлап җибәрде. Алар мәгълүматлары буенча безнең чикләрне билгеләвебез мөмкин түгел. Тендер игълан итегез. Әлеге чаралар иң кыска вакытта оештырылырга тиеш", - дип йөкләде ТР Президенты.
Шулай ук Ленара Мөзәффәрова әйткәнчә, бүген кадастрда 15 территориаль һәм 55 мең саклау зоналары чикләре буенча мәгълүматлар бар. Алар арасында табигать объектлары территорияләрен саклау зоналары чикләре - йөздән артык, 51 - региональ дәрәҗәдәге табигать һәйкәле чиге, 40 - мәдәни мирас территорияләре һәм саклау зоналары чикләре.
Татарстан Президенты сүзләренчә хәзерге вакытта иң мөһим эш - су саклау зоналары буенча мәгълүматларны туплау һәм теркәү. Ул ассызыклаганча, яр буе линиясе буенча, шулай ук республиканың эре шәһәрләре янындагы су мәйданнары буенча да сораулар күп. Рөстәм Миңнеханов әлеге эш буенча ведомстовга тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Росреестр идарәсенең район башлыклары белән мөнәсәбәтләре ничек алып барылганы турында тулы белешмә әзерләргә йөкләде. "Бары федераль үзәккә һәм республикага гына өметләнергә кирәкми. Муниципаль хакимият белән төгәл эш алып барырга кирәк. Халыкка хезмәт күрсәтү - аларның төп эшләре", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Шуннан ведомство хезмәтикәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.