Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты.

Форум 13-15 гыйнварда Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РХХ һәм ДХ) уза.

Гайдар форумы – 2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

«Без глобаль үсеш мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен гадәттәгечә ел башында очрашабыз, – диде Дмитрий Медведев. – Әлбәттә, бөтендөнья һәм Россия икътисадындагы проблемаларны хәл итү буенча минем универсаль чараларым юк. Әмма ситуациягә, шул исәптән углеводородлар базарында йогынты ясау мөмкин. Башта Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Александрович Мау белән хезмәт мөнәсәбәтләрен озайтырга кирәк. Мин аның вәкаләтләрен биш елга озайту турындагы күрсәтмәне имзаладым, котлыйм Сезне. Нефть котировкалары хәзер бераз үзгәрергә мөмкин. Үткән ел чыннан да авыр булды, бәлки, соңгы ун елдагы иң авыр елларның берседер.

Глобаль икътисадның һәм аның төп институтларының кайбер база  принциплары бозылды, безгә хәзер болар системадагы вакытлы тайпылышлармы яисә яңа законнар чыгару кирәкме икәнне аңлау зарур».

Дмитрий Медведев фикеренчә, мондый шартларда традицион рецептлар эшләми башлый. «Структур проблемалар алга баручы илләргә генә түгел, үсеш алган илләргә дә хас, шул исәптән чимал державаларына һәм ресурсларны кулланучы илләргә дә. Ситуацияне тагын икътисадтагы шартларның сәясәткә һәм геостратегиягә катгый бәйлелеге катлауландыра», – диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, күпләр ярлылана бара, урта сыйныф аеруча зыян күрде. «Соңгы елларда кешеләрнең керемнәре икътисад үсешенә караганда тизрәк арткан иде. Дөресен әйткәндә, кешеләрнең тормыш хәле  модернизациядән алдарак барды. Нәтиҗәдә 2000 еллар башыннан без ярлылык масштабларын ике мәртәбәгә киметкән идек. Бүген хәлләр кыенлашты. Кризис бигрәк тә дәүләт ярдәменә мохтаҗ һәм социаль имин булмаган гражданнар хәлен катлауландырды», – диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе.

ТөгәлрәкРоссия Федерациясе Хөкүмәте рәсми сайтында http://government.ru/news/21405/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International