Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум - 2016 кысаларында берничә чарада катнашты.
Искәртик,Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә, төп тема - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Моннан тыш, региональ иминлек, климат үзгәрүе, эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара.
Аерым алганда, бүген "Евразия һәм хәзерге заман ефәк юлы" сессиясе (Congress Centre, Aspen 2) үткәрелде. Анда катнашучылар Яңа ефәк юлы проектының гамәлгә ашырылу барышы, Евразиянең региональ үсеше перспективалары турында сөләштеләр.
Ефшк юлы проекты бүген Россия белән Кытай өчен генә түгел, ә глобаль икътисадка керүче башка илләр өчен дә мөһим, чөнки ул дөньядагы тулаем эчке продуктның 50 проценты җитештерелә торган һәм энергиянең ачыкланган запасларының 75 проценты булган территорияне били. Әлеге сессия безнең ил бизнесы өчен аеруча кызыклы.
Шуннан "Европа киләчәге" сессиясе үтте, анда Европаның хәзерге сәяси полярлашу һәм иминлеккә янаулар шартларында ничек үзәрә алуы, Европа Берлеге нигезләре ничек ныгытылырга мөмкин дигә мәсьәләләр турында сүз барды.
Давостагы форум кысаларында шулай ук "Килчәк мәгариф: Билгесезлек дәресләре", "Яда энергетика тизезләмәсе", "Кытайда эшләнгән" брендының киләчәге" сессияләре үтте.