Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Ярышлар 2016 елның 20-24 апрелендә узачак. Бу Татарстанда беренче тапкыр узачак җитди халыкара вакыйга, - дип ассызыклады Илдар Халиков һәм республиканың зур спорт ярышлары уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар, дип өстәде.
"Бу чемпионат 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу этабы булачак, һәм ул ярышларның статусын шактый арттыра. Европа чемпионатын уздыручы ил күбрәк катнашучыларга заявка бирергә хокуклы, бу Россия җыелма командасының Бразилиядә узачак Олимпия уеннарына юлламалар алу мөмкинлеген җитди арттыра",- дип билгеләде ул.
ТР Премьер-министры уңай билгеләгәнчә, Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 20 яшьлек Нияз Билалов та бар, ул төрле турнирларда күп тапкырлар җиңүче, Чаллы шәһәренең “Олимпийский” олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән.
Алга таба дзюдо буенча Европа чемпионатына әзерлек барышы турында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов доклад ясады. Аерым алганда, ул ярышларда дөньяның 40 тан артык иленнән 400 спортчының катнашуы көтелә, дип хәбәр итте. Барлыгы 16 комплект бүләк уйнатылачак. Ярышлар нигездә "Татнефть-арена" боз сараенда узачак, анда якынча 300 волонтёр хезмәт күрсәтәчәк.
Чемпионатка билетлар быел март аенда сатыла башлаячак, аларның бәясе 150 сумнан 300 сумга кадәр булачак.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар спортчыларын йөртү, тукландыру, медицина хезмәте күрсәтү, ярышлар вакытында иминлекне тәэмин итүгә караган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.